Ольга Санфирова

Советлар Берлеге каһарманы From Wikipedia, the free encyclopedia

Ольга Санфирова
Remove ads

Ольга Александровна Санфирова (1917 елның 2 мае, Самар, Россия Империясе1944 елның 13 декабре Гродно, Беларус ССР) — 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе, 2 нче Беларус фронты) эскадрилья командиры, гвардия капитаны.

Кыска фактлар Ольга Санфирова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Ольга Санфирова 1917 елның 2 маенда Самар шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Керәшен татары[2]. Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә аэроклубны тәмамлый. Үзбәкстан башкаласы Ташкәнт шәһәрендә яши һәм эшли.

1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. Батайск хәрби авиация пилотлар мәктәбен тәмамлый. 1942 елның маеннан гамәлдәге армиядә. 1942 елдан СБКФ әгъзасы.

46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе, 2 нче Беларус фронты) эскадрилья командиры Ольга Санфирова дошманның җанлы көчләрен һәм ныгытмаларын юк итү өчен, 875 очу сәгатьле 630 төнге сугышчан очыш ясый. Төньяк Кавказны саклауда һәм азат итүдә, Яңарусия-Таман, Керчь-Эльтиген, Кырым, Белорус һөҗүм операцияләрендә катнаша. Дошман контроле астындагы территориягә 77 тонна бомба ташлый.

1944 елның 13 декабрендә сугышчан бурычын үтәп кайтканда һәлак була. Машинаны Польшада, Населска районында очышлар вакытында ук яндырдылар. Ольга һәм Руфина Гашева (штурман), парашют белән сикереп, нейтраль полосага эләгәләр. Ольга Санфирова пехотага каршы минада шартлый. Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән[3].

Remove ads

Бүләкләр

Remove ads

Истәлек

  • Самар шәһәрендә һәм Беларуссиянең Гродно шәһәрендә урамнар аның исеме белән аталган[8].
  • Самар шәһәренең Революцион һәм Аэродром урамнары киселешендә, Самар яшьләр йорты янындагы скверда һәйкәл урнаштырылган[9]. Архитектор — Ю. И. Мусатов, скульптор — А. С. Головнин[10].
  • Коломна шәһәрендә бюсты һәм аэроклуб бинасында мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads