Оппенгеймер-Волков чиге

From Wikipedia, the free encyclopedia

Оппенгеймер-Волков чиге
Remove ads

Оппенгеймер-Волков чигенейтрон йолдыз массасының иң югары чиге, шул кысаларда тәлгәшләнгән нейтрон газ басымы гравитацион көчне тиңләштерә ала һәм йолдызга кара тишеккә коллапсларга бирми.

Thumb
Кара тишек тирәсендә әйләнә торган кайнар плазма түгәрәгенең сурәтләнгән күренеше

Шулай ук Оппенгеймер-Волков чиге - йолдызлар эволюциясе барышында барлыкка килгән кара тишек массасының иң кечкенә чиге булып тора.

Нейтрон йолдызлар үзәгендә матдәнең тыгызлыгы атом-төш тыгызлыгыннан югарырак (~ 1014 г/см³, бу сан ~108 га тапкыр ак кәрлә тыгызлыгыннан зуррак) була. Бик тыгыз барион матдәнең төгәл үзлекләре әлегә билгесез, шуңа күрә Оппенгеймер-Волков чигенең төгәл кыйммәте дә әлегә билгесез.

Оппенгеймер-Волков чигенең заманча бәяләре 2,5—3 кысаларында тора.

Remove ads

Күзәтелгән объектлар

  • Бүгенге вакытка ачылган иң массив нейтрон йолдыз J0348+0432 2,04 Кояш массасына ия
  • 2001 елда ачылган иң кече массив кара тишек XTE J1650-500 3,8±0,5 Кояш массасына ия.

Моны да карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads