Борынгы төрки әдәби тел

From Wikipedia, the free encyclopedia

Борынгы төрки әдәби тел
Remove ads

Борынгы төрки әдәби тел яки Орхон-Енисей теле (бор.төрки ‏𐱅𐰇𐰼𐰜⁚𐰌𐰃𐱅𐰏‎ — түрүк битиг) - борынгы төрки руналар һәйкәләрендә сакланган борынгы төрки халкы теле.

Thumb
1893 елда Вилһелм Томсен төрки руннарын беренче тапкыр белеп алган.
Кыска фактлар Борынгы төрки әдәби тел, Дәүләт ...
Thumb
Талас елгасы янында табылган төрки руннар белән таш.

Язу теле буларак борынгы төрки сөйләм теленең алга үсеше булган, борынгы төрки әлифбасы кулланылган. 1893 елның 25 ноябрендә Дания тел белгече Вилһелм Томсен борынгы төрки руналарын укып төшенгән, шуның өчен TÜRKSOY Төрки мәдәният халыкара оешмасы Төрки язулар торгызу халыкара көне бу датада бәйрәм итә. 1894 елда Россия төрки телләр белгече В.В. Радлов төрки руналарны укый алган.

Борынгы төрки язу һәйкәлләре Орхон елгасы буйларында (Икенче Төрки каһанлык) һәм Енисей үрге агымында (Кыргыз каһанлыгы) табылганга күрә фәнни әдәбиятта Орхон-Енисей теле дип атала.

Thumb
732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтегингә багышланган таш һәйкәлдә борынгы төрки телендәге язуда Татарлар беренче тапкыр телгә алына.

Татарлар беренче тапкыр тарихта нәкъ борынгы төрки әлифбада язылган Көлтигенгә багышланган таш баганада телгә алына, әлеге стела Орхон елгасы буенда 732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтиген хакына төзелгән, анда төрки руник язуда 500 елларда барган вакыйгалар турында сүз бара һәм татарлар көчле, куәтле "отуз татар" 𐱇𐰕:𐱃𐱃𐰺 дигән берләшмәсе буларак тасвирланган:

"Кояш  чыгу ягыннан Бөк даласы халкы, табгачлар, тибетчылар, аварлар, Рим, кыргызлар, өч-курыканнар, отуз татарлар, кытай халкы килгәннәр..."
Remove ads

Язу һәйкәлләре

  • Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе)
  • Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
  • Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
  • Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
  • Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Борынгы төрки язу һәйкәлләре күбесенчә Россиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Кытайда, Монголиядә табылган, нәкъ бу җирләр Төрки каһанлыкларга туры килә.

Remove ads

Борынгы төрки руник әлифба

Подробнее Орхон руннары, Енисей руннары ...
Remove ads

Кагыйдәләре

Гадәттә аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.
  1. Беренче иҗектә а, э - 𐰁, 𐰀, 𐰂 сузыклары язылмый, ы, и, о, у, ө, ү - 𐰆, 𐰇, 𐰈, 𐰃, 𐰅 сузыклары языла.
  2. Соңгы иҗектән бүтән икенче һәм киләсе иҗектә сузыклар язылмый.
  3. Соңгы ачык иҗектә сузык языла.

Мисал

Подробнее "Туган тел" Габдулла Тукай, 𐱃𐰆𐰍𐰣:𐱅𐰠 𐰍𐰉𐰑𐰞𐰞𐰁:𐱃𐰸𐰗 ...
Remove ads

Шрифтлар

Юникодта 5,2 юрамасыннан башлап, U+10C00—U+10C4F код өлкәсе кертелә.

Thumb
Борынгы төрки руннары белән Quivira шрифты
Борынгы төрки әлифба Юникодта
0123456789ABCDEF
U+10C0x 𐰀 𐰁 𐰂 𐰃 𐰄 𐰅 𐰆 𐰇 𐰈 𐰉 𐰊 𐰋 𐰌 𐰍 𐰎 𐰏
U+10C1x 𐰐 𐰑 𐰒 𐰓 𐰔 𐰕 𐰖 𐰗 𐰘 𐰙 𐰚 𐰛 𐰜 𐰝 𐰞 𐰟
U+10C2x 𐰠 𐰡 𐰢 𐰣 𐰤 𐰥 𐰦 𐰧 𐰨 𐰩 𐰪 𐰫 𐰬 𐰭 𐰮 𐰯
U+10C3x 𐰰 𐰱 𐰲 𐰳 𐰴 𐰵 𐰶 𐰷 𐰸 𐰹 𐰺 𐰻 𐰼 𐰽 𐰾 𐰿
U+10C4x 𐱀 𐱁 𐱂 𐱃 𐱄 𐱅 𐱆 𐱇 𐱈
Искәрмәләр
1. Unicode 13.0 юрамасында
2. Соры өлкәләр билгеләнмәгән код урынына туры килә

Windows 8 версиясеннән борынгы төрки руннар Segoe UI Symbol шрифтына өстәлгән, Windows 10 версиясендә борынгы тарихи язулар Segoe UI Historic шрифтында күчерелгән.

Андроид нигезедәге әсбапларда төрки руннар өчен берничә махсус кушымталар һәм шрифтлар ясалган.

Remove ads

Бүгенге куллану

Борынгы төрки язу төрки халыкларның мәдәни әсәрләрендә очрый: кинода, китапларда, һәйкәлләрдә.

Казакъстанда Атырау шәһәрендә Мисырдагы мәмелүк солтаны Бейбарс һәйкәлендә борынгы орхон төрки әлифбасында язылган.

Азәрбайҗан һәм Казакъстан Милли банклары борынгы төрки әлифбада язулар белән акча чыгара.

Wikimedia Incubator проектында 2006 елдан бирле орхон-енисей телендәге бүлек булды, ләкин ул ябылды.

Хәзер күп төрки илләрнең галимнәре һәм энтузиастлары, аеруча Казакъстанда, Татарстанда борынгы төрки әлифбаны кулланырга тырыша, хәттә кайбер татар китаплары борынгы төрки руннарына күчерелгән.

Ләкин борынгы төрки әлифбада бүгенге төрки телләрнең кайбер хәрефләре җитми: һ, х, ф, җ, чөнки бу авазлар фарсы теленнән алынган, әлбәттә, көнбатыш телләрдән килгән ц авазы да юк, әммә ул тс дифтонгы белән билгеләнеп була. Бердәм төрки әлифба төзү нияте белән һаман борынгы төрки әлифба турында искә төшерә, ләкин техник сәбәпләргә күрә күбесенчә латин әлифбасы файдасына карыйлар.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads