Отар Анджапаридзе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Отар Георгиевич Анджапаридзе (12 февраль 1920, Батум — 27 май 1996, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия вирусологы, ССРБ һәм Россия вирусологиясе билгеле кеше, аңа нигез төзәүче һәм, берничә дистә ел Мәскәүдә ССРБ РМФА Сәламәтлек саклау вирус препаратлары институтының алыштыргысыз директоры була, институтка 1979 елда аның исеме бирелә.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Анджапаридзе Отар Георгиевич 1920 елның 12 февралендә Батум шәһәрендә мирза Георгий Несторович Анджапаридзе гаиләсендә туган. 1937 елда рус урта мәктәбен Батуми шәһәрендә тәмамлый. 1938 елда Мәскәүгә килә һәм 1-нче медицина институтына укырга керә. Хирург булырга җыена, әммә бер күзенең күз начар күрү сәбәпле медкомиссия үтә алмый. Нәтиҗәдә билгеле вирусолог була.

Мәскәүдә уку чорында әнисе ягыннан туганнарында 1-нчеТверская-Ямская урамында (шул елларда Горьковское урамы) яши. Медицина белемен 1943 елда Тбилисида тәмамлый. 1946 елга кадәр Батумида эпидемияга каршы эштә эшли. 1946 елдан алып — ССРБ Медицина фәннәре академиясенең Д.И. Ивановский исемендәге вирусология институтында тикшеренүче. 1950 елда — Дәүләт контроле институтында җитештерү контроле бүлеге мөдире (медицина биологик препаратларның Л.А.Тарасевич исемендәге дәүләт контроль институты).

1946 елда Орлова Татьяна Сергеевнага өйләнеп, Мәскәүгә күченә һәм Мәскәү фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1957 елда вирус препаратларының гыйльми-тикшеренү институтына эшкә килә, ары аның алыштыргысыз директоры була.

1963— 1965нче еллар ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының вируслы һәм бактерияле препаратлар җитештерү буенча баш идаралыгы начальнигы. 1965нче елдан Мәскәү вирус препаратлары фәнни-тикшеренү институтын җитәкли.

1971 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

Отар Георгиевичның балалары булмый, әммә ул бай иҗади һәм фәнни мирас калдыра, ул бүген дә көнүзәклеген югалтмый. Мәскәүдә Троекуров зиратында җирләнгән.

Remove ads

Танылуы һәм наградалары

Отар Георгиевич Анджапаридзе — Россия медицина фәннәре академиясе академигы, профессор, медицина фәннәре докторы, ватан вирусологиясе үсешенә зур өлеш кертә. 400-дән артык тикшеренү һәм монография авторы, аның җитәкчелегендә 30 дан артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе уңышлы яклана.

Күп еллар дәвамында вируслы инфекция буенча Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы эксперты, РМФА медицина профилактикасы бүлекчәсенең академик-секретаре итеп сайлана.

Фәнни эшмәкәрлегендә уңышлары өчен Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены (11.02.1980)[2] ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм Халыклар Дуслыгы орденына лаек була.

Remove ads

Кызык фактлар

  • Отар Георгиевич Анджапаридзе — Имеретин Епархиясе, Киций Спас чиркәве рухание Самсон Анджапаридзеның, аның олы улы — Нестор линиясе буенча варисы. 1855 елда Несторны чукындырганда урынына килүчесе булып мирза Шенгелия языла.
  • Отар Георгиевич Анджапаридзеның катыны — Татьяна Сергеевна 1951 елда Мәскәү чит телләре институтын тәмамлаган. Ул башта чит ил телләрендәге әдәбият нәшриятендә референт сыйфатында эшли, ә 1954 елда, үзен докторлык диссертациясе яклау өстендә тулысынча иренә ярдәм итүгә багышлый, диссертация 10 ел үткәч — 1964 елда яклана.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads