Паго-Паго
Америка Самоасы башкаласы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Па́го-Па́го (ингл. Pago Pago, сам. Pago Pago) ― Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан Америка Самоасы (АКШның аның составына кермәүче, де-факто үзидарәсе һәм конституциясе булган биләмәсе) административ үзәге һәм порт.
Remove ads
География




Куе урманнар белән капланган таулар артында, ярлары нык кискәләнгән кечерәк бухтада Самоа утрауларының иң эресе Тутуила[d] утравының көньяк-көнчыгыш ярында урнашкан.
Климат
Паго-Паго экваториаль[d] яки тропик урманнар климаты зонасында урнашкан.
Тарих
Паго-Пагода беренче тапкыр кешеләр 4000 ел элек яши башлаган[3]. 1872 елда Самоа югары юлбашчысы Мауга америкалыларга бүлеп биргән җир кисәгендә 3нче ранг капитаны Р. В. Миди АКШ хәрби-диңгез көчләренең күмер портына нигез салган[4] 1900―1951 елларда җанлы диңгез сәүдәсе базасы булган, хәзер — төрле типтагы кораблар керү өчен даими эшләүче порт.
1917 елда Паго-Пагода Самоадагы җир тетрәү нәтиҗәсендә Мормоннар[d] чиркәве өлешчә җимерелгән[5].
2009 елның 29 сентябрендә Тын океанда көньякка 120 км да 8,3 магнитудалы су асты җир тетрәве[d] аркасында шәһәр өстенә цунами ишелгән. Цунами шәһәргә һәм архипелагның барлык торак пунктларына шактый зыян китергән, күп санлы гомерләрне алып киткән һәм күп авылларны юкка чыгарган.
Халкы
Дин
Америка Самоасында өстенлекле дин — христианлык. 2010 елда христианнар барлык биләмә халкының 98,3 % ын тәшкил иткән[8].
Самоа мөселманнарының төп өлеше ― АКШ һәм Фиджидан килгән мөһаҗирләр. Америка Самоасында бер мәчет бар[9].
Икътисад
Төп экспорт культурасы ― консервланган тунец[d]. 1964 елда яр буе рифында өлешчә төзелгән халыкара аэропорт[en] ачылу туристлар агымының сизелерлек артуына китергән[4]. Сомерсет Моэмның «Яңгыр» хикәясендә эссе һәм дымлы климатлы ташландык шәһәр буларак тасвирланган Паго-Паго хәзер яшәргә уңайлы сәнәгать үзәге. Шәһәр агломерациясе берничә авылдан тора, шул исәптән Фагатого — закон чыгару һәм суд хакимияте органнары урнашкан урын, һәм Утулеи – башкарма хакимият органнары урнашкан урын.
Remove ads
Мәдәният
Шәһәрдә 1998 елда төзелгән Фелети Барстов исемендәге гавами китапханә урнашкан[10].Хәзерге күренешен китапханә 2000 елның 17 апрелендә реставрациядән соң алган[11].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads