Фиджи
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Фи́джи Җөмһүрияте́[8] (ингл. Republic of Fiji, фидж. Matanitu Tugalala o Viti, фидж. һинди Fidźi Ganaradźja / फ़िजी गणराज्य ) — Фиджи архипелагында урнашкан дәүләт. Тын Океанның көньяк өлешендә урнашкан дәүләт, Меланезиянең өлеше.
Remove ads
Фиджи территориясе 18 274 кв. км алып тора.
Фиджи башкаласы — Сува. Иң эре шәһәрләр: Сува, Лаутока. Илнең административ-территориаль бүленеше: 4 округ.
Дәүләт төзелеше
Фиджи — җөмһүрият. Дәүләтнең башы — президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирү органы — ике палаталы парламент (Сенат һәм Бирелүчеләр палатасы)
Табигать
Рельеф
Барлык утрауларның да диярлек ярлары мәрҗән рифлары белән уратып алынган һәм нык киселгән. Утрауларның рельефында платолар хөкем сөрә, алар биеклеге 1000 м га кадәр булган тау сыртлары белән киселгән.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар
Илнең җир эчләрендә алтын, бакыр запаслары бар.
Климат
Климат тропик, океаник, дымлы. Уртача ел температурасы +25°С. Җилләрнең юнәлеше һәм утрауларның рельефы явым-төшемнәрдә шактый аерманы билгели (елына 1500 дән алып 4000 мм га кадәр).
Эчке сулар
Иң эре елгалар: Рева (100 км га кадәр кораб йөри ала), Ваннимбука, Мба, Сингатока (барысы да Леву утравында).
Туфраклар һәм үсемлекләр
Тауларның көньяк-көнчыгыш җил исә торган өслекләре файдалы агач токымнары белән (сандал, тик, кызыл) дымлы тропик урманнар белән капланган. Фиджида шулай ук пальмалар, икмәк агачы, бата, каучык бирүче үсемлекләр бар.
Хайваннар дөньясы
Утрауларда хайваннар юк диярлек. Кошлар күп.
Remove ads
Халкы
Халык саны якынча 936 мең кеше.
Кыскача тарихи тасвирлама
1874 елда Фиджи Бөекбритания колониясе булган һәм бәйсезлекне 1970 елның 10 октябренда яулаган. 1987 елда утрауларда подполковник Рабука җитәкчелегендә ике хәрби борылыш булган, шуның нәтиҗәсендә Фиджи президент җөмһүрияте дип игълан ителгән.
Кыскача икътисади тасвирлама
Икътисадның нигезе — авыл хуҗалыгы. Төп экспорт авыл хуҗалыгы культуралары: шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, бананнар. Мөгезле эре терлек, кәҗәләр, дуңгызлар үрчетәләр. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча (дөге чистарту, май язу, шикәр, ит) промышленносте, урман кисү һәм цемент предприятиеләре. Алтын чыгару. Чи шикәр, һинд чикләвеге мае, копра, алтын экспорты.
Акча берәмлеге — Фиджи доллары.
Remove ads
Кыскача мәдәният тасвирламасы
Мәдәният һәм архитектура.
Сува. Фиджи музее, анда Тын Океаныннан археологик һәм этнографик экспонатларның бай тупланмалары бар.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads