Панама

From Wikipedia, the free encyclopedia

Панама
Remove ads

Панама Җөмһүрияте (исп. República de Panamá [re̞ˈpuβ̞lika ð̞e̞ panaˈma]) — Үзәк Америкада Панама бугазы белән Кариб диңгезе һәм Тын океан чигендә урнашкан дәүләт. Көнбатышта Коста-Рика һәм көнчыгышта Колумбия белән читләшә. Индеецлар теленнән тәрҗемә иткән вакытта ул "бу урында күп балык бар" дигәнне аңлата.


Кыска фактлар

Remove ads

Диннәр

Конституция, кайбер искәрмәләр белән, дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны практикада үтәгән. Христианлык ― Панамада төп дин. Хөкүмәт үткәргән рәсми сораштыру 2020 елда халыкның 80,6 % ы, ягъни 3 549 150 кеше үзен Рим-католик, ә 10,4 % ы, ягъни 1 009 740 кеше ― Евангелие протестантлары дип таный. Иегова шаһитлары халыкның 1,4 % ын тәшкил итә.

Илдә буддачылар (0,4 % яки 18 560 кеше) һәм яһүд динендәгеләр (0,1 % яки 5240 кеше) җәмгыятьләре бар. Бәһаи дине ― ил халкының 2,0 % ы яки 60 000 кешенең дине. Мөселманнар күпчелек Панама һәм Колон шәһәрләрендә тупланып яши [8].

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads