Колумбия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Колумбия
Remove ads

Колу́мбия яки Коломбия (исп. Colombia), рәсми атама Колу́мбия Җөмһүрияте́ (исп. República de Colombia) – унитар, иҗтимагый һәм демократик дәүләт булган Көньяк Американың төньяк-көнбатыш регионында урнашкан суверен ил булып тора. Ул 32 үзәкләшмәгән департаменттан һәм Дәүләт Хөкүмәте урнашкан Богота Башкала Округыннан тора.
Малпело утравын, Ронкадор кече утравын һәм Серрана сай сулыгын кертеп ил 1 141 748 км² мәйдан били, бу аны дөньяда территория буенча 25-енче ил һәм Төньяк һәм Көньяк Америкада җиденче ил итә. Көнчыгышта Венесуэла һәм Бразилия белән, көньякта Перу һәм Эквадор белән, көнчыгышта Панама белән коры җир чигенә ия; Кариб Диңгезендә Панама, Коста-Рика, Никарагуа, Һондурас, Ямайка, Һаити, Доминикана Республикасы һәм Венесуэла белән диңгез чиге бар һәм Тын Океанда Панама, Коста-Рика һәм Эквадор белән диңгез чиге бар.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Диннәр

1991 елгы Колумбия Конституциясе дин иреген гарантияли [45]. Барлык дини конфессияләр һәм чиркәүләр закон каршында бер үк хокукка ия. Халыкның 90 % ы – христианнар, аларның күпчелеге (70 – 79 % ы) католиклар, 16,7 % ы – протестантлар. Халыкның 4,7 % ы – атеистлар яки агностиклар. Колумбиялеләрнең 1,8 % ы Иегова шаһитлары һәм адвентистлар. 1 % ы – башка диннәр (Бәһаи, ислам, яһүд дине, буддизм, мормонизм, һинд дине, җирле халыкларның диннәре, Харе Кришна хәрәкәте, Растафари хәрәкәте, православие һ. б.) тарафдары [46][47][48].

Remove ads

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads