Парашакти
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Парашакти (Санскрит Әлифбасының Халыкара Транслитерация Әлифбасында: Paraśakti, Санскрит телендә: पराशक्ति)[1] ул Шива Һинд дине Ходаеның өч аспектларының берсе. Ул "иң олы энергия" дигәнне аңлата.[2] Шайвизмның төп мәктәбе булган Шайва Сиддханта буенча (Шайвизм Һинд диненең 4 төп сампрадаяларның берсе); Парашакти ул бөтен нәрсәгә үтеп керүче саф аңлау, куәт һәм барлык булган нәрсәнең башлангыч формасы һәм аның формасыз парашивадан аермалы буларак формасы бар.[3] Шива Ходаеның башка ике аспекты парашива һәм парамешвара.[4][5]

Шива Лингамның аскы өлеше (пьедестал) парашактины чагылдыра, шул ук вакытта өске өлеш (овал таш) парашиваны чагылдыра.[6]
Remove ads
Шулай ук карагыз
- Ади Парашакти
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads