Парашива

From Wikipedia, the free encyclopedia

Парашива
Remove ads

Парашива яки Парашив (Санскрит телендә: परशिव, : Paraśiva)[1] Һинд дине Шива Ходаеның өч аспектларының берсе. Шайвизмның төп мәктәпләренең берсе булган Шайва Сиддханта буенча (Шайвизм Һинд динендә 4 төп Сампрадайяларның берсе); Парашива кеше аңлавыннан һәм барлык аттрибутлардан тыш абсолют чынлык. Бу аспектта Ходай Шива вакытсыз, формасыз һәм пространствосыз.[2][3] Шайвит теологиясендә, Парашива Галәмдә бөтен нәрсәнең чыганагы һәм максаты. Парашиваның Шайвит концепциясе якынча Вайшнавизм "Махавишну" концепциясе, Шактизм Ади Парашакти һәм Смартизм "Ниргуна Брахман" концепциясенә туры килә.[чыганагы?] Шайва Сиддханта буенча Шива Ходаеның башка ике аспекты булып Парашакти һәм Парамешвара тора.[4][5][6]

Thumb
Шива лингамның өске өлеше (овал таш) Парашиваны чагылдыра.

Шива Лингамның өске өлеше (овал таш) парашиваны чагылдыра, ә аскы өлеше (пьедестал) Парашактины чагылдыра.[7] Парашива Шайвизм фәлсәфәсендә искә алынган 36 таттвадан тыш. [8]

Remove ads

Шулай ук карагыз


Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads