Пасха утравы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Пасха утравы
Remove ads

Пасха утравы (исп. Isla de Pascua, рап. Rapa Nui) — Тын океанның көнчыгыш өлешендәге вулканик утрау. Көньяк Америкадан 3000 км ераклыкта, Чили территориясе.

Кыска фактлар ... хөрмәтенә аталган, Рәсми тел ...

Мәйданы 165,5 км². Утрау өчпочмак шәкеленә ия, аның һәр очында бер вулкан бар: Рано-Арои (539 м, утрауның иң биек ноктасы), Катики (377 м) вә Рано-Као (324 м). Ярлары кыялы.

Субтропик дымлы климат. Уртача еллык термпература +16…+23°С. Елга 1300 мм явым төшә. Нигездә, үләнчел үсемлекләр үсә.

Административ мәркәз — Һангароа.

Утрауны 1722 елда һолланд диңгез сәхәтчесе Якоб Роггевен пасха (олы көн) бәйрәме көнне кәшеф иткән. 1888 елдан Чили составында. Утрауда пасхалыларның борынгы мәдәният калдыклары — таш һәйкәлләр (моаи), иероглифик язулар язылган тактачыклар сакланган.

Remove ads

Галерея

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads