Петр Пятницкий
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Пётр Пятницкий (рус. Пятницкий Пётр Григорьевич, 1788, Санкт-Петербург, Россия империясе — 1855, Шармаш, Келүчишче вулысы, Лаеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — архитектор. архитекторияттә рус классицизмы һәм ампир вәкиле. 1820-1825 елларда Казан университеты, 1826-1834, 1841-1846 елларда Казан шәһәре архитекторы. Аның проекты буенча Казан университетының төп бинасы (1822-1825), Котелов йорты (1833) һәм башка биналар корыла.
Remove ads
Тормыш юлы
Петр Григорьевич Пятницкий 1788 нче елда Ярославль губернасы Ростов өязе Пятницкий тавы авылында туа. 1798 нче елда 10 яшьлек Петрны Сәнгать академиясенә укырга алалар. 1809 -1817 нче елларда Пятницкий башкалада Эчке эшләр министрлыгының төзелеш бүлегендә архитектор ярдәмчесе була. 1815 нче елдан Санкт-Петербург шәһәренең элемтә бүлегендә архитектор вазифасын башкара. 1816-1820 нче елларны икенче кадет корпусында гражданлык архитектурасы буенча укытучы. 1820 нче елның сентябрендә Казан университетына архитектор итеп күчерелә. Әлеге вазифаны 1846 нчы елга кадәр башкара. 1846 нчы елны, авыру сәбәпле, отставкага китә. 1855 нче елны вафат була. Теләче районы Шармыш авылына күмелгән.
Remove ads
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads