Прасковья Ангелина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Прасковья Ангелина
Remove ads

Прасковья (Паша) Никитична Ангелина (1913-1959) — беренче биш еллык планнар чорында Стаханов хәрәкәте катнашучысы, машина-трактор станциясе трактор бригадасы бригадиры, хезмәт алдынгысы.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Прасковья 1913 елның 12 гыйнварында (иске стиль буенча 1912 елның 30 декабре) Россия Империясенең Екатеринослав губернасы Мариуполь өлкәсенең Старобешево авылында грек гаиләсендә туган.

1929 елда Паша Ангелина трактор йөртү курсларын тәмамлый һәм Старо-Бешевская машина-трактор станциясенең трактор йөртүчесе булып эшли башлый. 1933 елда ул МТСта хатын-кыз трактор бригадасын оештырды һәм аны җитәкләде. 1937 елдан Советлар Берлеге Коммунистлар фиркасе (ВКП(б) әгъзасы.

Беренче хатын-кыз трактор йөртүчеләренең берсе. Планны тулысынча үтәгәне өчен, ул техник белемле совет эшчесенең символы булды. 1938 елда ул «Йөз мең дус кызны — тракторга!» лозунгысы белән дан алды. Аның чакыруына 200 меңнән ашу хатын-кыз кушылды.

Социаль позициясе һәм популярлыгы аркасында ул 1937–1938 еллардагы Грек репрессияләреннән котыла алды.

1940 елда ул К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы чорында ул Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Бурлинский районына эвакуацияләнде, һәм ул кырларда алдынгылар рәтендә эшләвен дәвам итте.

ССРБ Югары Советының 1-5 чакырылыш депутаты.

Советлар Берлеге Коммунистлар фиркасе XVIII—XXI съездлары делегаты[3].

«Коллектив хуҗалык кырлары кешеләре» китабы авторы (1948) [4] .

Машина майлары һәм дизель ягулыгы белән даими эшләү нәтиҗәсендә ул бавыр циррозы белән авырып китте. Ул 1959 елның 21 гыйнварында Мәскәүдә вафат булды. Туган Старобешево авылында җирләнде.

Remove ads

Гаиләсе

  • Әтисе — Никита Ангелин
    • Сеңеле — Надежда Никитична Ангелина
  • Абзысы — Фёдор Ангелин
    • Ике туганы — Кирилл Фёдорович Ангелин
      • Туганының улы — Анатолий Кирилович Ангелин (1948). Украинаның Донецк өлкәсе Старобешево шәһәрендә яши.
        • Туганының оныгы — Сергей Анатолевич Ангелин (1975). Старобешевода яши. Елена Мушнинага өйләнгән (1973). Всеволод, Артём һәм Ярослав исемле уллары бар [5] . Өчесе дә Харьков өлкәсендә яши.
Remove ads

Бүләкләре һәм исемнәре

ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое: 19.3.1947 — бодай һәм арышның югары уңышы өчен, 26.2.1958 — авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлар өчен

өч Ленин ордены (30.12.1935; 19.3.1947; 8.2.1954)

Кызыл Байрак Хезмәт ордены (7.2.1939)

медальләр

Өченче дәрәҗә Сталин премиясе ( 1946 ) — югары җитештерүчәнлекне тәэмин иткән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә эшкәртү ысулларын тамырдан камилләштергәне өчен [4] .

Хәтер

Паша Ангелинаның туган җирендә — Старобешево шәһәр тибындагы бистәсендә аның бронза бюстын урнаштырганнар [6], проспектны аның исеме белән атаганнар һәм танылган якташлары музеен ачканнар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads