Пиана

From Wikipedia, the free encyclopedia

Пиана
Remove ads

Пиана — Русиянең Европа өлешендә, тулысы белән диярлек Түбән Новгород өлкәсе җиреннән, аз өлеше Мордовиядә ага торган елга. Сура елгасының сул кушылдыгы. Су озынлыгы 436 км, бассейн мәйданы 8060 км². Су башыннан тамагына кадәр 60 кына км. Уртача еллык су чыгымы — 25 м³/с. Бик борылмалы; бассейнында рельеф карст формасы. Түбән өлешендә кораблар узу өчен уңайлы.

Кыска фактлар География, АТБ ...
Remove ads

Башы Сеченово районында, күрше Пилнә районында Сура елгасына суын коя.

Пиана елгасы су юлы зур җәя тәшкил итә. Елга ярты ягымын узып, кире якка юнәлә. Бу күренеш «водный перехват» дип атала. Элекке замада Пиана урынында ике елга була. Төньяк Сура елгасына койган, ә көньяк өлеше Вадок елгасы буенча Теша елгасына койган. Шул ике елганың субүләре бик тар була һәм әкренләр җимерелеп төшә. Нәтиҗәдә көньяк елга суы агымын үзгәртә һәм төньяк елгага кушыла.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads