Пётр Тимофеев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Петр Тимофеев (1902—1982) — электроника һәм вакуум техникасы өлкәсендә совет галиме.
Remove ads
Биографиясе
Тимофеев Пётр Васильевич1902 елның 12 (25) июнендә Мәскәүдә туган. 1925 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищеда (1925-1928), МДУ-да (1926-1941), Мәскәү энергетика институтында (1933-1941), Н. Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава инженер академиясендә (1945-1948) укыта. 1935 елдан — профессор. 1928 елдан Бөтенрусия электротехника институтында эшли. СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1953).
П. В. Тимофеев 1982 елның 18 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Головино зыяратында җирләнгән.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
Төп хезмәтләре киноны тавышландыру өчен фотоэлектрик корылмаларны, икенчел электрон эмиссияне, электрон оптика буенча. Берничә фотоэлемент, электрон күбәйткечләр, электрон лампалар һәм электрон-оптик үзгәрткечләр эшли.
1933-1936 елларда тапшыручы телевизион электрон көпшәләр, шул исәптән супериконоскоп, шулай ук башка электрон-оптик корылмалар уйлап таба. Тавышлы кино, телевидение һәм автоматика өчен көчәйткечләр һәм фотоэлементлар эшләүдә катнаша. Оборона сәнәгате өчен инфракызыл техник приборлар сериясен эшли.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — яңа төр оптик приборлар булдырганы өчен
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — яңа оптик приборлар булдырган өчен.
- Социалистик Хезмәт Герое (13.10.1982)
- Ленин ордены (13.10.1982)
- дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены (16.05.1947; 02.06.1952; 19.07.1962; 17.09.1975)
- Кызыл Йолдыз ордены (21.01.1944)
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (21.04.1939)
- медальләр
- РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1947)
Чыганаклар
- Тимофеев Пётр Васильевич // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Кинословарь в 2-х томах, М., «Советская энциклопедия», 1966—1970
Сылтамалар
- Профиль Петра Васильевича Тимофеева РФА рәсми сайтында
- Тимофеев Петр Васильевич // Московская энциклопедия. / Гл. ред. С. О. Шмидт. — М., 2007-2014. — К. I. Лица Москвы: [в 6 кн.].
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads