93нче Питрәч һөнәри лицее

From Wikipedia, the free encyclopedia

93нче Питрәч һөнәри лицее
Remove ads

93нче Питрәч һөнәри лицее, 2013 елдан Казан машина төзелеше техникумы филиалы, 2015 елдан П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте филиалы (рус. Пестречинский профессиональный лицей, филиал Казанского авиационно-технического колледжа им. П.В. Дементьева) — Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында (1924 елга кадәр Кокушкино, 1964 елга кадәр Ленино, 1964 елдан, Апакай авылы белән кушылгач, Ленино-Кокушкино авылы) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Директор (2015 елдан) — Илназ Зиннәтулла улы Шакиров, ТР физик тәрбия һәм спорт отличнигы (2011).

Кыска фактлар 93нче Питрәч һөнәри лицее П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте филиалы, Элеккеге исемнәр ...
Thumb
Уку йорты бинасы
Remove ads

Тарих

1976 елда тракторчы-машинистлар әзерләүче укуханә ачыла. Дәресләр үткәрү өчен «Питрәч» совхозының механизатор остаханәләре һәм конторасы бирелә. Беренче оста-укытучы итеп Александр Василий улы Щербинин билгеләнә. Ленино-Кокушкино, Крәш-Сәрдә урта мәктәпләрендә, Казиле авылында укуханәнең филиаллары ачыла.

1990 елда уку йорты 93нче урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-93) итеп үзгәртелә.

1995 елдан 93нче һөнәри лицей (ПЛ-93).

2013 елның 1 ноябреннән, авыл хуҗалыгы юнәлешен саклаган хәлдә, Казан машина төзелеше техникумына филиал итеп кушыла.

2015 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән Казан машина төзелеше техникумы П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенә кушылгач, 93нче һөнәри лицей да көллиятнең (420036, ТР, Казан, Копылов ур., 2нче "б" йорт) филиалы булып исәпләнә[3]

Уку йортының 104 урынлык тулай торагы (өч катлы йортның икенче катында) бар.

Remove ads

Белгечлекләр

  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе остасы (терлекчелек комплексы һәм механикалаштырылган ферма операторы, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь, автомобиль йөртүче, тракторчы-машинист)
  • Автомеханик (автомобиль ремонтлау буенча слесарь, ягулык бирү станциясе операторы, автомобиль йөртүче)
  • Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)
  • Гомуми төзелеш остасы (ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы)
  • Утар хуҗасы (хуҗабикәсе) (машина белән сыер саву операторы, яшелчәче, пешекче, хисапчы)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь, автомобиль йөртүче, тракторчы-машинист)[4]
Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads