Рафил Сәгъдуллин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рафил Сәгъдуллин, Рафил Гариф улы Сәгъдуллин (1964 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әтнә районы, Ташчишмә) — драма актеры, 1990 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты (2007), «Тантана» (2011, 2014) һәм Дамир Сираҗиев исемендәге (2023) премияләр лауреаты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле


1964 елның 18 гыйнваренда Татарстан АССР Әтнә районы Ташчишмә авылында ишле гаиләдә тугызынчы бала булып туган.[2] Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесынә (Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин сыйныфы) укырга керә. Сабакташлары — Венера Шакирова, Лениза Заманова, Фәрит Бикчәнтәев, Гафур Каюмов, Данил Салихов, Роберт Мортазин.
Хезмәт юлы
- Казан театр училищесын тәмамлагач, Тинчурин театрында 5 ел эшли.
- Фаил Ибраһимов чакыруы буенча Чаллы театрына күчә.
- Чаллы театрында театр ачылуның беренче көненнән үк эшли.[3]
Иҗаты
Рафил Сəгъдуллин театрда 30 ел эшли, ләкин артистның исеме сəхнəдə, матбугатта чагыштырмача соң яңгырый башлады. Баштарак бик күп кечкенə рольлəрдә уйный. Һəрбер биргəн рольгə «чытырдап ябыша». Аннары зур рольлəр ышанып тапшыра башлыйлар, уйнаган ролен бик югары бəялилəр.
Рафил Сəгъдуллин: «Театр үзен яратканнарны гына ярата!»[4]
Рольләре
- Тинчурин театры
- Тукай ― «Сират күпере» Р. Батулла.
- Яр Чаллы татар театры
- Подколесин ― «Өйлəнү» Н. Гоголь
- Хəйдəр ― «Корт» Ф. Галиев
- Гарпагон ― «Саран» Ж.- Б. Мольер
- Насыйбулла ― «Абага алмасы ачы була» Равил Сабыр.
- Мансур ― «Көнләшәм, яратам» А. Попов.
- Госман Сабирович ― «Кызлар, ишек ачыгыз!» Н. Гаетбаев.
- Сәет ― «Нурислам нигезе» Р. Батулла.
- Сәлим ― «Китмәскә килгән кошым» Эсфир Яһудин.
- Язучы ― «Гашыйклар тавы» И. Юзиев.
- Илгиз ― «Кызым кияүгә чыга» Н. Птушкина.
- «Тирәкләр шаулый җилдә» Жеральд Сиблейрас — Туфан Имаметдинов.
- һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2007 ― Татарстанның атказанган артисты
- 2011, 2014 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә (2011).
- 2023 ― Дамир Сираҗиев премиясе ― Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен [5]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads