Тантана (премия)

Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге From Wikipedia, the free encyclopedia

Тантана (премия)
Remove ads

«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, рус. театральная премия «Триумф») — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

Thumb
«Тантана» премиясенең логотибы

Тарих

Thumb
Айрат Сибагатуллин Фәрит Бикчәнтәевка премия тапшыра
Thumb
Наталия Бородина – 2014 ел лауреаты

2011 елда ТР мәдәният министрлыгы[1] тарафыннан Татарстанда [2] театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган.

Элеккерәк елларда «Тантана» — Камал театры премиясе булса, 2011 елдан дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелә.

Максаты

Премия булдыруның максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр киңлеген булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү.[3]

Статут

  • Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла.
  • Премияне тапшыру Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.
  • Лауреатларны мәдәният министры раслаган комиссия билгели.
  • Премияне, кагыйдә буларак, ТР мәдәният министры тапшыра.
  • Премиягә намзәтләр саны чикләнми, һәр театр берничә актерны (төркемне) намзәтлеккә тәкъдим итә ала яки бер үк актерны берничә номинациягә намзәт итеп күрсәтә ала.[4]
  • Лауреат исеменә лаек булганнарга лауреатлык дипломы һәм акчалата бүләк бирелә.
  • Лауреатларның һәрберсенә 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырыла (2014). 2020 елдан башлап, 100 мең сум (салым түләгәч, 86 мең) түләнә.

Номинацияләр

Премия 9 (соңыннан 11) номинациядә тапшырыла.

  • Дебют.
  • Курчак театрының иң яхшы артисты.
  • Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле.
  • Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле.
  • Иң яхшы эпизодик роль.
  • Иң яхшы актерлар ансамбле.
  • Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен.
  • Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы.
  • Иң яхшы хатын-кыз роле.
  • Иң яхшы ир-ат роле.
  • Ел вакыйгасы.
  • Шамил Закиров исемендәге махсус премия (2013 елдан)[5]

«Тантана» премиясенә тамашачы да лаек була ала. Аны бер ел эчендә сатып алынган театр билетлары буенча билгелиләр.[6]

Remove ads

Премия турында фикерләр

Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР мәдәният министры урынбасары: «Татарстанда Халыкара театр көнен талант, уңыш һәм халык мәхәббәте билгесе буларак, «Тантана» театр премиясен тапшыру белән билгеләп үтү тагын бер матур традициягә әйләнде».[7]

Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт киңәшчесе: ««Тантана» – ул без, тамашачыларны, артист белән кайгырырга, көләргә һәм аның хисләрен кичерергә мәҗбүр итүче театр сәнгате сере».[8]

Разил Вәлиев, шагыйрь, ТР Дәүләт шурасы комитет рәисе: «Әлегә кадәр игътибар үзәгендә гел Казан театрлары иде, ә башка шәһәрләрдәге театрлар читтә кала. Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы театрлары да ким эшләми, аларның да үз тамашачылары бар. Аларның хәле Казандагы театрларга караганда авыррак. Бу премия белән без читтәге театрларны дөньяга чыгарабыз. «Тантана» шуның белән дә кыйммәтле».[9]

Нияз Игъламов, театр белгече: «Киләчәктә «Тантана» «Оскар»дан кимрәк булмаячак, ул инде хәзер республиканың мәдәни тормышында — вакыйга. Номинантлар исемлегенә эләгү дә зур дәрәҗә».[9]

Remove ads

«Тантана» театр премиясе лауреатлары

Подробнее Ел, Бүләкләнүче ...

2021 елдан

2021 елдан «Тантана» премиясе лауреатларын ачыклау «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале үрнәгендә уза. Белгечләр спектакльләрне (барып) карый, номинантлар исемлеге ачыклана, 27 мартта – халыкара Театр көнендә җиңүчеләрнең исеме атала.

2022 елдан «Тантана» премиясендә «Музыкаль театр» (Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль) номинациясе опера һәм балет итеп икегә бүленә. Опера дигәндә мюзикллар һәм музыкаль спектакльләр керә. Балет дигәндә пластик спектакльләр һәм перформанслар керә. Казан дәүләт консерваториясе музыка сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен премия тапшырачак [25]

Подробнее Ел, Номинантлар. Бүләкләнүче ― өстә ...
Подробнее Ел, Номинантлар. Бүләкләнүче ― өстә, калын шрифт белән ...

2023

Подробнее Ел, Бүләкләнүче ...

2024

Подробнее Ел, Бүләкләнүче ...

2025

Подробнее Ел, Бүләкләнүче ...
Remove ads

Искәрмәләр

Loading content...

Сылтамалар

Loading content...

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads