Регина Эзера

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Регина Эзера (Регина Робертовна Киндзуля) (латыш.Regīna Ezera, 20 декабрь 1930 ел — 11 июнь 2002 ел) — латыш язучысы, Латвия ССРының атказанган мәдәният хезмәткәре (1974), Латвия ССРының халык язучысы (1981). IV дәрәҗә Өч Йолдыз Ордены кавалеры.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Регина Эзера 1930 елның 20 декабрендә Ригада столяр Роберт һәм шәфкать туташы Лүция Шамерто гаиләсендә туган. 1944 елда гаилә Германиягә эшкә чыгарыла. 1945 елның язында «күчерелүче кешеләрне» американлылар Көнбатышка алып киткәндә, ул ата-анасы белән эшелоннан кача һәм совет оккупациясе зонасында кала. 1945 елның көзендә ул Ригага кайта.

Латвия дәүләт университетында (1955) тарих-филология факультетының журналистика бүлеген тәмамлый. «Рог» газетасында эшли (1954-1957). Беренче басылып чыккан хезмәте Эзера псевдонимы астында (латышча. - ezers, рус. - күл) — «Pat nelīdzēja īkšķis» хикәясе балалар «Bērnība» (1955) журналында чыга. Беренче басма китабы — «Un ceļš vēl kūp» (1961) хикәяләр җыентыгы. Беренче романы «Под весенним небом» 1961 елда чыга. 1961 елдан Латвия Язучылар берлеге әгъзасы[4].

1963 елда язучының икенче романы «Их было три» романы чыга.

Регина Эзераның китапларын «Liesma» нәшрияте, Мәскәү «Известия» гәҗите ( «Дружба народов» китапханәсе) һәм «Советский писатель» гәҗите берничә тапкыр рус телендә басып чыгара

1976 елда «Колодец» романы буенча Рига киностудиясе режиссеры Гуннар Цилинский тарафыннан «Күл өстендә соната» нәфис фильмы төшерелгән. 1996 елда Латвия телевидениесендә режиссер Таливалдис Маргевич тарафыннан «Яйцо дракона» китабы экранлаштырыла, рольләрнең берсен Регина Эзера башкара[5].

Гаиләсе:

беренче ире - элекке легионер Екаб Ласенберг;

икенче ире - журналист һәм тәрҗемәче Чеслав Киндзулис (Česlavs Kindzulis).

Өч кызы: Инесе, Айя һәм Илзе.

1978 елдан Ригадан ерак түгел "Боланлы" утарында, үз йортында яшәгән

2002 елның 11 июнендә вафат була. Кегумс янындагы Томес зиратында җирләнгән.

Язучының йортында 2003 елда мемориаль музей ачыла.

Remove ads

Танылуы һәм бүләкләре

  • Э.Вейденбаум исемендәге әдәби бүләк (1968)
  • Әдәбият өлкәсендә Латвия ССРының дәүләт премиясе (1972)
  • Латвия ССРының атказанган мәдәният эшмәкәре (1974)
  • Латвия ССРының халык язучысы (1981)
  • IV дәрәҗәдә Өч Йолдыз Ордены кавалеры (1995)
  • Латвия мәдәни канунына кертелгән.

Библиография

Хикәяләре
  • «Zilonis»
  • «Un vēl kūp ceļš» (1961)
  • «Stāsti Daugavas» (1965)
  • «Ūdeņi Aiztek Gaujas, aiztek» (1968)
  • «Atspulgs Saules» (1969)
  • «Grieze — putns trakais» (1970)
  • «Mēnesnīcas bez Nakts» (1971)
  • «Pērkons Pavasara» (1973)
  • «Vienu tikai dienu Vasara bija» (1974)
  • «Suni Cilvēkam vajag» (1975)
  • «Dullums Baraviku laika» (1978)
  • «Slazds» (1979)
  • «Fenomens Princeses» (1985)
  • «Ūdeņiem klusiem Pie» (1987)
Романнары
  • «Zem pavasara debesīm» ("Под весенним небом") (1961)
  • «Viņas bija trīs» (1963)
  • «Dzilnas sila balāde» (1968)
  • «Aka» (1972)
  • «Zemdegas» (1977)
  • «Mežābele» (1966)
  • «Izlase» (1979)
  • «Nostalģija» (1979)
  • «Saulespuķes no pērnās vasaras» (1980)
  • «Varmācība» (1982)
  • «Nodevība» (1984)
  • «Dzīvot uz savas zemes» (1984)
  • «Virtuvē bez pavārgrāmatas» (1989)
  • «Stāsti un noveles» (1990)
  • «Visticamāk, ka ne...» (1993)
  • «Zvaigžņu lietus» (1994)
  • «Pūķa ola» (1995)
  • «Visticamāk, ka jā...» (1996)
  • «Mazliet patiesības. Nedaudz melu...» (1997)
Әсәрләр җыентыгы
  • «Raksti, I» (2000)
  • «Raksti, II» (2001)

Әдәбият

  • B Tabūns. Regīna Ezera. — R., 1980

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads