Римма Амангилдина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Амангилдина Римма Зәйнетдин кызы (1 март 1972 ел) — җырчы, Башкортстан Республикасының Халык артисты (2012).
Биографиясе
Римма Зәйнетдин кызы Амангилдина 1972 елның 1 апрелендә Башкорт АССРның (1992 елдан Башкортстан) Әбҗәлил районы Хәлил авылында туган.
1993 елда — Уфа сәнгать училищесын (Ф. Ф. Сәгыйтова класы), 1995 нче елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә башлый. Озак вакыт «Ядкәр» фольклор төркемендә эшли.
Remove ads
Вокал партияләре
Башкорт халык җырлары «Зәлифәкәй», «Сәлимәкәй», «Сырдарья», «Түгәрәккәй күл», «Уйнат гармуннарыңны»; Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, К. Ш. Кәримов, С. Ә. Низаметдинов, Н. Г. Сабитов, Р. Х. Сәхәветдинова, А. Б. Туктагулов һәм башка авторларның җырларын һәм романсларын башкара.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2012)
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2006)
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads