Ричард III

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ричард III
Remove ads

Ричард III (ингл. Richard III; tat.lat. Riçard III(үле сылтама); 1452 елның 2 октябре, Фотерингей — 1485 елның 22 августы, Босворт) — Йорк нәселеннән Инглиз иле патшасы (1483-1485), инглиз тәхетендә соңгы Плантагенет вәкиле. Сугышта үтерелгән соңгы инглиз патшасы. Аның үлеме белән Ак һәм Ал гөлчәчәге сугышы тәмамлана.

Кыска фактлар Туган телдә исем, Туган ...

Ричард III Босворт сугышында (1485) җиңелә һәм үтерелә. Сугышта һәләк булган өч инглиз патшаларыннан берсе (Һарольд 2, Ричард Арыслан Йөрәкле патшалардан соң).

Сугышның хәлиткеч мизгелендә Ричард III-гә лорд Стэнли хыянәт итә. Ричард III мәшһүр гыйбәрәсе: "Ат, ат бирегезче, ярты патшалыгым ат өчен бирәм!" (Коня, коня, полцарства за коня!) дөнья тарихында бик танылган булып китә һәм сәнгать үрнәкләренә керә.

Инглиз тарихчылар буенча Ричард III Инглиз тарихында иң каршылыклы шахесләрдән берсе.

Remove ads

Хыянәт ителгән патша

Thumb
Ричард III һәм Генрих Тюдор бәрелеше. Соңгы сугыш

Ричард III 1483 елгы чуалыштан соң инглиз тәхетенә утыра. Аның хакимлегендә сәүдә зур үсеш кичерә. Ричард III хәрби ислахлар үткәрә, гади халык өчен мәхкәмә тәртибен йомшарта, салымны киметә.

Генрих Тюдор Ричардны хатынын Анна үтерүенә гаепләгәннән соң 1485 елда Уэльстан Ричардка каршы һөҗүм оештыра. Шушы фетнәгә Ричард якташлары да кушыла.

1485 елның 22 августында Босворт янында Генрих Тюдор һәм Ричард III арасында төп сугыш уза. Әлеге кораллы низагны Уильям Шекспир үз әсәрендә тасвирлый. Сугышның хәлиткеч мизгелендә Ричард III-гә лорд Стэнли хыянәт итә. Ричард III чолгап алынуга карамастан, бирелергә баш тарта. Нәтиҗәдә, ул үтерелә.

Ричард III үлеме белән Ак һәм Ал гөлчәчәге сугышы тәмамлана. Инглиз тәхетенә Тюдорлар нәселе килә.

Remove ads

Ричард III әдәбиятта

Уильям Шекспир үз мәшһүр әсәрендә "Ричард III" Ричардны усал, бөкре кәрлә булып тасвирланган. Ләкин күпчелек сыйфатлар Шекспирның уйдырмасы булган.

Джон Мортон, Томас Мор Ричард III турында әсәрендә Ричард III бөкре явыз кешесе булуын тасвирланган. Шушы әсәрләре нигезендә Шекспир үз китабын язган. Чынлыкта Ричард III үз намусы белән шөһрәт казана, аның шигаре: «Көчем тугрылыкта» («Loyaulte me lie») булган.

Remove ads

Ричард каберен табу

2012 елда Лестерда, автотукталыш астында (элек анда чиркәү булган) Ричард III мәете эзләп табыла. 2013 елның февралендә генетик белгечләре шушы мәете Ричардның булуын исбатлый. Аның буе 172 см иде (кәрлә түгел). Ричард III мәете Лестер Кафедраль Чиркәвендә күмелә.

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads