Роальд Даль

From Wikipedia, the free encyclopedia

Роальд Даль
Remove ads

Роальд Даль (13 сентябрь 1916 — 23 ноябрь 1990) — Уэльс романисты һәм кыска хикәя язучысы. Уэльсның Кардифф, Лландаф шәһәрендә норвег гаиләсендә туган Даль 1940-нчы елларда балалар китаплары арасында иң күп сатыла торган авторларның берсе. Чарли һәм шоколад фабрикасы исемле китабы премиягә лаек булды. Әлеге әсәрен дәвам итеп ул Чарли һәм зур пыяла лифт китабын яза. Шулай ук өченче китапны да яза башлый, ләкин тәмамлый алмый. Барлыгы дүрт премиясы бар.

Кыска фактлар Роальд Даль, Туган телдә исем ...
Remove ads

Язмышы

Ул 1916 елда Уэльсның Лландаф шәһәрендә туа. 1932-нче елда Британиянең танылган шәхси мәктәпләренең берсен тәмамлаганнан соң, университетка керер урынына, Канаданың Ньюфаундлента оештырылган экспедициягә кушыла. Ул Африкадагы Shell Oil Company компаниясендә эшли. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында танышкан романист С. С. Форестер киңәшен тынлап, Даль армияда кичергән хәлләрен хикәяләрдә тасвирлый башлый. Шуйлай итеп «Ливия өстендә атылды»[11] исемле кыска әсәре барлыкка килә

Беренче китабы Гремлинс Уолт Дисней өчен язылган. Балалар китапларыннан тыш, Даль олылар өчен да иҗат итә. Ул 74 яшендә 1990 елның 23 ноябрендә Англиядә улә.

Даль кагыйдәләрне үтәмичә, әмма зирәклек белән язылган балалар китаплары һәм олылар өчен куркыныч хикәяләре белән бик яраталыган автордыр. Аның күп әсәрләре нигезендә фильмлар төшерелгән, һәм алар бөтен дөньяда күрсәтелә. Иң популяр китаплары арасында Чарли һәм шоколад фабрикасы, Чарлин һәм зур пыяла лифт, Гигант шапталы, Матильда һәм Сихерчеләр.

Ул 1953 елда Патриция Нилга өйләнә, аларның биш балалары була, ләкин 1983 елда алар аерылышалар. Шул ук елны ул Фелисит Энн д’Абру Кросландка өйләнә, үлеменә кадәр бергә торалар. Модель һәм автор Софи Даль — Роальд Дальның оныгы.

Автобиографиясендә Роальд Дальның балачагын тасвирлый. Башка бер китабында (Ялгыз бару) сугыш еллары белән бәйле тәҗрибәсе һәм хатирәләре чагылыш табалар.

Зур Миссенденда Роальд Даль музее бар. Анда Даль эшләренә багышлаган күргәзмә оештырылган.

Remove ads

Китаплары

Thumb
Патриция Нил һәм Роальд Даль
Remove ads

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads