Роберт Глинцэ
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Роберт Андрей Глинцэ (рум. Robert Andrei Glință, 1997 елның 18 апреле, Питешти, Румыния) — Румын йөзүчесе. Аркада йөзү буенча 2021 елгы Европа чемпионы, күп тапкырлар Европа чемпионатлары призёры.
Remove ads
Тормыш юлы
2016 елда Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында аркада 100 метр дистанциядә 53,50 секунд нәтиҗәсе белән 8 нче урынны ала, аркада 200 метр дистанциядә 1:57,9 вакыт күрсәтеп, 18 нче урында урнаша.
2018 елның 4 августында 50 метрга аркада йөзү буенча Европа чемпионатында көмеш призёр була.
2019 елның декабрендә Глазгода узган Европа чемпионатында Роберт аркада 100 метр дистанциядә, Климент Колесниковтан 1,21 секундка калышып, өченче урынны ала[2].
2021 елның май аенда Будапештта узган Европа чемпионатында Роберт Глинцэ аркада 50 метр дистанциягә йөзүдә 24,42 секунд вакыт күрсәтеп, көмеш медаль яулый[3]. Аркада 100 метр дистанциягә йөзүдә 52,88 секунд вакыт күрсәтеп, алтын медаль яулый[4].
Remove ads
Казанышлар
- Европа чемпионаты
- 2021 — 100 м аркада (1 нче урын);
- 2021 — 50 м аркада (2 нче урын);
- 2018 — 50 м аркада (2 нче урын).
- Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты
- 2019 — 100 м аркада (3 нче урын);
- 2017 — 100 м аркада (3 нче урын).
- Яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионаты
- 2015 — 100 м аркада (1 нче урын).
Шәхси рекордлар
Шәхси рекордлар (кыска суда йөзү)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads