Роза Салихова (1948)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Салихова Роза Гавис кызы (1948 елның 11 октябрендә туган) — Әлмәт татар театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты (1992), Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы (1997), Татарстан Республикасының халык артисты (1998).
Remove ads
Биографиясе
Салихова Роза Гавис кызы 1948 елның 11 октябрендә ТАССРның Актаныш районы Усы авылында туган.
Әлмәт татар дәүләт драма театрына 1969 елда озын зифа буйлы, матур йөзле, түбән тембрлы музыкаль бәрхет тавышы яшь актриса булып килә. Берничә рольдән соң ук аңа төп рольләр бирәләр.
2003 елда Өстәмә һөнәри белем институтын мәдәният тармагының сектораль структурасы, «Драма театры актеры осталыгы» бүлеге тәмамлый.
Гөлсу («Бишбулек» Т.Гыйззәтнең), Мирондолина («Трактирщица») Карл Гольдони комедисендә) һәм башка шактый зур рольләр уйный.[1]
Татарстан Республикасының атказанган артисткасы исеменә 1992 елда лаек була, 1997 елда аңа Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы исеме бирелә.[2]
1998 елдан — Татарстан Республикасының халык артисты.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads