Роза Сябитова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Роза Рәиф кызы Сябитова (1962 елның 10 феврале, Мәскәү, ССРБ) — Россия телевидение алып баручысы, димче. «Давай поженимся» телетапшыруын алып баручы (2008 елдан). Танышу агентлыгы оештыручысы һәм хуҗасы.
Remove ads
Биография
Роза Сябитова 1962 елның 10 февралендә Мәскәүдә татар гаиләсендә туа[1][2]. Балачакта фигуралы шуу белән мавыга һәм спорт мастеры була. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1979 елда Мәскәү электрон машина төзелеше институтына укырга керә. Университетны «инженер-программист» белгечлеге буенча тәмамлый[3].
1995 елда үзенең танышулар агентлыгын ача[3].
2016 елның июнендә «Родина» партиясеннән 18 сентябрьдә узачак сайлауларда Дәүләт Думасына сайлау нияте турында белдерә[4]. Кандидатларның йомгаклау исемлекләренә керми.
Телевидениедә карьера
2007 елда Стрим-ТВ каналында «Ищу любовь» телетамашасын программа авторы һәм алып баручы буларак алып бара башлый, шулай ук «Первый канал»да «Доброе утро» программасында катнаша[5].
2008 елда «Первый канал»да чыккан «Давай поженимся» телетапшыруында, профессиональ димче амплуасында, әйдәп баручыларның берсе булырга чакырыла[6].
Шулай ук 2010 елда «Первый канал»да чыккан «Ата-аналар белән танышу» дигән телетапшыруны алып барган.
2016 ел азагыннан «Первый канал»да журналист Софико Шеварднадзе белән бергә «Про любовь» ток-шоуын алып бара (кайвакыт бу позициядә музыкант Сергей Шнуровны алмаштырып)[7]. Элегрәк ул эксперт буларак шул программа эфирында даими рәвештә чыгыш ясаган.
Remove ads
Шәхси тормыш
- Беренче никах — 1983—1993 еллар. Михаил Сябитовка кияүгә чыга. Никахта ике бала туган: Денис Михайлович Сябитов (1989) һәм Ксения Михайловна Сябитова (1992). Соңрак ире инфаркттан үлә[8].
- Икенче никах — 2008—2011 еллар. 2008 елда «Давай поженимся» тапшыруын төшергәндә программада катнашучыларның берсе Юрий Андреев белән таныша. Ул тиздән алып баручының икенче ире була. Соңрак никах таркала.
Иҗат
Китаплар авторы:
- «Чего стоит женщина, или Как поднять самооценку»
- «Мужчина твоей мечты»
- «Как найти свою любовь. Советы первой свахи России»
- «Как влюбить в себя кого угодно. Секреты мужчин, которые должна знать каждая женщина»
- «Техники браковедения. Ловушки, приёмы, роли хитрой и мудрой женщины»
- «Все хитрости, техники и ловушки настоящей женщины»
- «Почему одних любят, а на других женятся? Секреты успешного замужества»
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads