Рус Карае
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рус Карае (рус. Русское Караево) — Мордовиянең Темников районына керүче рус-татар авылы.
Remove ads
Сыйфатлама
Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татар Акчура Караевтан (Акчура Карайдан) килеп чыккан. Соңрак, 1685 елда, авыл Алмакай Теребердыевка күчкән.
Бу тирәдә Карайлар өчәү – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм Зур Татар Карае. Рус Карае Бәләкәй Татар Карае белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен рус авылыннан тирән чокыр аерып тора, мәчете дә бар.
Авылда төп (9-еллык) мәктәп бар. Укучылар саны 53. Милләтләре буенча татарлар — 28, руслар — 20, чегәннәр — 5.[3]
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads