Рязань губернасы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Рязань губернасы (рус. Рязанская губерния) — Россия империясенең, РСФСРның һәм ССРБнең административ берәмлеге.

Кыска фактлар Ил, Статус ...
Remove ads

Географиясе

Рязань губернасы төньякта Владимир губернасы, төньяк-көнбатышта Мәскәү губернасы белән, көнчыгышта һәм көньякта Тамбов губернасы белән, көнбатышта Тула губернасы белән чиктәш булган.

Тарих

Рязань губернасы 1796 елда Рязань калгайлыгын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1802 дә яңа өч өяз оештырыла һәм 1919 га кадәр губернаның эчке бүленеше үзгәрешсез булып кала.

1919 елда Спас-Клепики районы (1921 елдан — өяз) оештырылган. 1923 дә Егорьевск өязе Мәскәү губернасына күчерелә; 1924 елда губерна составына Ялатма һәм Шацк өязләре күчерелә, Данков, Ялатма, Михайлов, Пронск, Спасск һәм Спас-Клепики өязләре бетерелә. 1928 дә Раненбург өязе Үзәк кара туфраклы өлкәсе составына күчерелә.

Рязань губернасы БҮБК Президиумының 1929 елның 14 гыйнварындагы карары нигезендә шул ук елның 1 октябрьдә бетерелгән.

Remove ads

Халык

1897[1]1926[2]
1 802 1962 428 914

Туган тел буенча состав, 1897: рус теле — 99,36%, татар теле — 0,27%, украин теле — 0,10%.[3]

Дини состав, 1897: православлар — 98,56%, искейолачылар — 0,92%, мөселманнар — 0,27%, католиклар — 0,10%.[4]

Иҗтимагый төркемнәр, 1897: керәстияннәр — 93,2%, мишчәннәр (мещане) — 4,3%, дин әһелләре — 0,8%, нәселле дворяннар һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,6%, шәхси дворяннар, дворян булмаган мәэмүрләр һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,4%, сәүдәгәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,3%, нәселдән килгән һәм шәхси мактаулы ватандашлар вә аларның гаилә әгъзалары — 0,25%, башкалар — 0,13%.

Милли состав, 1926: руслар — 99,37%, татарлар — 0,44%.[5]

Эчке бүленеш

Подробнее №, Өяз ...
Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads