Рязань
Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рязань (рус. Рязань, әйтелеш ) (1778 елга кадәр — Переясла́вль-Ряза́нский) — Россия шәһәре, Рязань өлкәсенең административ үзәге. 2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 524 927 кеше яши[11]. Ука елгасының югары уң ярында, аңа Трубеж елгасы кушылган урыныда, Көнчыгыш Европа тигезлегенең үзәгендә, Мәскәүдән 180 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Эре фәнни, хәрби, һәм сәнәгый үзәк. Шәһәргә ике аэропорт, ике елга порты, ике тимер юл вокзал, һәм ике автовокзал хезмәт күрсәтә. Ука елгасы буйлап 50 км түбәнрәк «Иске Рязань» тарихи-ландшафт музей тыюлыгы урнашкан — биредә шул ук исемле Бөек Рязань кенәзлегенең башкаласы урнашкан булган, аның хөрмәтенә 1778 елда хәзерге шәһәргә исем бирелгән.
Remove ads
Халык
1897[12] | 1926[13] | 1931[14] | 1939[15] | 1959[16] | 1970[17] | 1979[18] | 1989[19] | 2002[20] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
46 122 | 50 919 | ~57 200 | 95 357 | 214 130 | 350 151 | 453 267 | 514 638 | 521 560 | 524 927 |
Милләтләр (2010): урыслар — 95,8%.
Административ бүленеш
Шәһәр 4 административ бүлгегә бүленгән:
- Совет округы
- Тимер юл округы
- Мәскәү округы
- Октябрь округы
Шәхесләр
- Александр Шакиров, регбиче.
- Роман Путин (1977), бизнесмен, В. В. Путинның туганы.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads