Рәис Шәйхелисламов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәис Шәйхелисламов, Рәис Фалих улы Шәйхелисламов (1951 елның 24 октябре, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе. 2004–2007 елларда Татарстанның мәгариф министры (2004 елның 9 сентябреннән мәгариф һәм фән министры). Педагогия фәннәре кандидаты (Казан, 1989), икътисад фәннәре докторы (Петербург, 2002). Профессор (2004). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2012).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1951 елның 24 октябрендә ТАССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында биш балалы гаиләдә туган. Мөслим урта мәктәбен, «урта мәктәптә физика, математика укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (1974), Казан дәүләт педагогия институтында аспирантура (1987), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2001) тәмамлаган. Мөслим районы Салавыз-Мухан мәктәбендә математика һәм физика, Яр Чаллы шәһәренең 20нче урта мәктәбендә математика, Казан төзүче-инженерлар институтының Яр Чаллы филиалында (кичке факультетта) матанализ һәм аналитик геометрия укыта. Хәрби хезмәттә булып кайткач, бер ел Тукай районы Шилнәбаш сигезьеллык, тугыз ел Бәтке урта мәктәпләрендә директор вазифасын башкара.
1987 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының Яр Чаллы филиалы (1990 елдан институт) укытучысы. 1992 елдан Чаллы шәһәренең халык мәгариф идарәсе җитәкчесе. 1997 елда Яр Чаллы шәһәрендә Казан дәүләт университетының филиалын оештыра һәм аның директоры итеп билгеләнә. 2004–2007 елларда Татарстанның мәгариф (2004 елның 9 сентябреннән мәгариф һәм фән) министры[1]. 2007 елдан Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты (рус. ИРО РТ) ректоры. Хәзер КФУның Психология һәм мәгариф институты Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм камилләштерү Идел буе төбәкара үзәге директоры.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2012 ― Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
- 2024 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе өчен[2].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads