Мөслим районы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мөслим районы
Remove ads

Мөслим районыРоссия Федерациясенең Татарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Административ үзәге — Мөслим авылы. 2020 ел башына районда 19 326 кеше яши. Район халкы бары тик авыл халкы белән генә тәкъдим ителгән[3]. Район 1930 елның 10 августында оештырыла. 1959 елда аңа бетерелгән Калинин районы территориясенең бер өлеше кушыла. 1963 елның 1 февраленнән, территориясы Сарман һәм Минзәлә районнарына күчерелгәнлектән, бетерелә ләкин 1965 ел ахырында ук хәзерге чикләр белән торгызыла[4]. Район территориясендә нефть ятмалары аз. Аларда 2002 елдан бирле Мәлләнефть эшли[5][6]. Икътисадның төп тармагы — авыл хуҗалыгы[7][8][9]. Район территориясендә биологик (ботаник) профильле «Нарат Асты наратлыгы» дәүләт табигый тыюлыгы урнашкан[10].

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

Remove ads

Географиясе

Район Татарстанның көнчыгыш өлешенә, Ык елгасы буена урнашкан. Төньяктан — Актаныш, төньяк-көнбатыштан — Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан — Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә.

Мәйданы 1466,2 кв. м, соңгы исәпләүләр буенча халкы 22742 кеше яши. Район үзәгендә 7538 кеше яши. Халыкның күп өлешен татарлар (20197 кеше), руслар (1546), марилар (617) тәшкил итә. 36 башкорт кешесе бар.

Мөслим төбәге урман-дала зонасына керүгә карамастан, территория типик тигезлектән гыйбарәт. Биеклекләр диңгез өсте тигезлегеннән 100-200 метрга, районның көньяк-көнчыгышында максималь биеклек 257,7 метрга кадәр җитә. Районның елга челтәре Мәллә кушылдыклары белән Ык елгасы тәшкил итә[10]. Таулыкларның чагыштырмача биеклеге Ык елгасы өсте тигезлегеннән 70-80 метр. Туфрак составы төрле: Ык елгасының сулъяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендәге хуҗалыкларда кара туфрак, елганың уң ягында соры урман-дала туфрагы, Ык елгасы буйлап комлы полоса сузылган.

Климат — уртача континенталь: җәй җылы һәм кыш уртача салкын. Еллык температура республиканың минималь температурасы күләмендә 3,8 градус. Иң җылы ай — июль, уртача температура +19,7 °С һәм максималь температура + 39 °С. Ноябрь ахырында тотрыклы кар катламы барлыкка килә, ул елына уртача 150 көн чамасы тора. Гыйнварның уртача температурасы -12,2 °С, еллык минималь температура -49 °С шулай ук гыйнвар аенда теркәлгән[10]. Мөслимдәге метеостанция мәгълүматларыннан күренгәнчә, елга уртача 11 аяз, 154 болытлы, 45 буранлы көн туры килә. Иң күп яуган елларда карның тирәнлеге 90 см, уртача еллык явым-төшем 435 мм тәшкил итә.

Remove ads

Герб һәм флаг

Герб яшел төстәге җирлектән гыйбарәт, аскы өлеше зәңгәр төстәге буй; төп яшел төстәге өлешне зәңгәр төстәге аскы өлештән ак төстәге (көмеш төстәге) дулкынлы сызык аера. Уртада (үзәктә, алга чыгып тора) — сары, кара, алтын төстәге киемнәр (кәләпүш, күлмәк, татар орнаментлы камзул, чалбар, татар орнаментлы читек) кигән, уңга каратып курайда уйнаучы егет (малай); егетнең ике ягында аста уңда – алтын сары төстәге (кишер сары төстәге детальләр кертеп) ук очы һәм сулда — сөңге очы ясалган[11].

Гербтагы төп сурәт — егет — яшьлекне, чәчәк атуны, алга баруны, матурлыкка омтылуны гәүдәләндерә, шулай ук районда үсеш өчен югары мөмкинлек булуның күрсәткече. Яшь кеше стильле татар киемендә курайда уйный. Моның белән күпчелек татарлар яшәгән районның тарихи-мәдәни үзенчәлекләре билгеләнә. Ук һәм сөңге очлыклары районның тарихи-мәдәни үзенчәлекләренә күрсәтә: бу территорияләрдә бакырдан күп әйберләр, шул исәптән корал табыла. Гербның зәңгәр дулкын өлеше районны уртага бүлеп аккан Ык елгасын аңлата, ә аның төсе намус, намуслылык һәм рухиятне символлаштыра. Яшел буй белән табигать, уңдырышлылык, авыл хуҗалыгының тормышы һәм үсеше күрсәтелгән. Костюм һәм сөңге очлыкларының сары төсе уңыш, байлык, кояш энергиясе һәм җылылык, хөрмәт һәм акыл символы булып тора[11]. Байрак яшел төстәге туры почмаклы иңе буена 2:3 күләмендә булган тукымадан гыйбарәт, аскы өлеше тукыманың 3/10 өлеше булган зәңгәр төстәге буй; төп яшел төстәге өлешне зәңгәр төстәге аскы өлештән ак төстәге дулкынлы сызык аера. Тукыма уртасында (үзәктә) — курайда уйнаучы егет (малай)[12].

Remove ads

Тарих

Иртә тарих

1920 елга кадәр Мөслим районы территориясе Уфа губернасының Минзәлә өязе составына керә, ә 1920 елдан 1930 елга кадәр Минзәлә кантонында була. 1930 елда Татар АССРның барлык кантоннары бетерелә. Алар урынына районнар, шул исәптән Мөслим районы да булдырыла. Бу елларда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү – колхозлар төзү эше киң колач белән бара.

1929 елда районга беренче уру машинасы «самосборка» кайтарыла. Бер елдан соң атлы «лобогрейка»лар күренә башлый. 1931 нче ел башларында машина-трактор станциясе төзелә. Шул ук елда «Путиловец» колхозына беренче тәгәрмәчле трактор кайтарыла.

1930 елда барлыгы 53136 гектар мәйданы булып, шуның 7535 гектарын колхозлар чәчкән. 1932 елда колхозлар чәчкән җирнең мәйданы 49897 гектар тәшкил иткән. 1934 елга аяк басканда 66 колхозда 176 бригада исәпләнгән. 1937-1940 елларда РСФСР Югары Советы Указы белән Татарстан АССР Мөслим районыннан Яңа Әгъбәз авыл советы(составында Яңа Әгъбәз, Яңа Әлмәт, Яңа Әмәкәй(Җирекле), Яңа Чүплек(Тырыш),Әверҗә(Урзино)) Башкорт АССРының Бакалы районы составына күчерелә[13]. 1935 елда район территориясенең бер өлеше яңа оешкан Калинин районына күчә. 1940 елда Мөслим районының мәйданы 1261 квадрат километр, анда 28 авыл советы, 36 мең кеше яшәгән 77 торак пункты була[4][14]. 1959 елның 12 октябрендә бу территориягә бетерелгән Калинин районы җиренең бер өлеше керә, шуннан соң Мөслим районы мәйданы 1593,3 квадрат километрга кадәр арта, авыл советлары саны — 19, торак пунктлар 96-га җитә[15][14]. 1963 елда Мөслим районын Минзәлә һәм Сарман районнары составына күчерү белән бетерәләр, ләкин 1965 ел ахырында ук территорияне яңадан торгызалар[4][16]. Аның мәйданы 1433 квадрат километр тәшкил итә, ул вакытта 17 авыл советына бүленгән 78 торак пунктта 32,5 мең кеше яши[14].

Район башлыклары

БК(б)Ф/СБКФ Мөслим район комитеты беренче сәркәтипләре
1. Шарифҗан Фәррахов сентябрь 1930 – гыйнвар 1933
2. Гайнелхак Баев гыйнвар 1933 – октябрь 1935
3. Рамазан Шәкиров ноябрь 1935 – июль 1937
4. Хаҗи Галиев июль 1937 – октябрь 1937
5. Хәлил Хәйруллин ноябрь 1937 – апрель 1939
6. Габдрахман Исмәгыйлев май 1939 – июнь 1941
7. Фатыйх Әминев июль 1941 – декабрь 1943
8. Вилдан Биктимеров гыйнвар 1944 – июнь 1947
9. Филимон Сазонов июнь 1947 – июль 1948
10. Сәлих Искәндәров июль 1948 – ноябрь 1957
11. Мәгъсүм Хөсәенов ноябрь 1957 – апрель 1962
12. Габделхак Вәлиев апрель 1962 – декабрь 1962
13. Рәис Хәбибуллин гыйнвар 1965 – август 1985
14. Җәүдәт Вәлиуллин сентябрь 1985 – март 1990
15. Гариф Хәфизов апрель 1990 – октябрь 1991

Хәзерге заман

2002 елда Мөслим районы администрациясе башлыгы итеп Ришат Хәбипов билгеләнә. 2006 елда Россия муниципаль реформасыннан соң муниципаль берәмлекләр төзелә һәм Ришат Хәбиповны Мөслим муниципаль районы башлыгы итеп билгелиләр. Аңа алмашка 2013 елда Рамил Муллин килә, 2020 елда ул яңадан сайлана[17][18][19][20].

Remove ads

Халкы

Thumb
Сарман һәм Мөслим районнарының техник картасы
Thumb
Сарман һәм Мөслим районнарының дини картасы
Подробнее Халык саны ...
Подробнее Халык саны ...
Remove ads

Муниципаль-территориаль бүленеш

Районда барлыгы 19 җирле үзидарә Советы 71 авылны берләштерә. Шуларның 57 се татар, сигезе рус, өчесе рус-татар һәм өчесе мари авыллары.

Подробнее №, Авыл җирлеге ...
Remove ads

Икътисад

Сәнәгать

Район территориясендә нефть ятмалары аз. Аларда 2002 елдан бирле Мәлләнефть эшли[5][6]. «Мөслим авыл хуҗалыгы төзелеш оешмасы», «Радиал» (руда булмаган материаллар чыгару), «Мөслим инженерлык челтәрләре» (җылылык белән тәэмин итү), «Татавтодор» филиалы (юллар төзү), «Агромастер» (чәчү комплекслары һәм туфрак эшкәртү техникасы җитештерү) — районда иң эре сәнәгать предприятиеләре[33].

2018 елга районда 476 кече бизнес субъекты теркәлгән. Аларның күбесе — 45,3 проценты — күпләп һәм ваклап сату, автотранспорт чараларын, көнкүреш һәм башка эшләнмәләрне ремонтлау өлкәсендә җәлеп ителгән, тагын 25 проценты — авыл хуҗалыгына, транспорт һәм элемтәгә (8,9 процент) һәм эшкәртү производстволарына (7 процент)[14]. 2020 елның беренче яртысында район территориясендә җитештерелгән 1,2 миллиард сумлык товарлар төяп озатылган (чагыштыру өчен, 2013 елда — 721,5 миллион)[34].

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы төбәк икътисадының нигезе булып тора. Борынгыдан ук халыкның төп шөгыле буларак авыл хуҗалыгы бөртекле ашлык, ит һәм сөт җитештерү юнәлешендә алып барыла. Колхоз басуларында нигездә арыш, бодай, солы, борчак, тары, карабодай, бодай, ясмык, арпа, киндер, җитен чәчелгән. Яшелчәчелек бригадаларында кәбестә, кыяр, кишер, чөгендер, торма, шалкан, түрнәп, бәрәңге үстерелгән. 1950 еллар ахырында һәр хуҗалыкта кукуруз игелә башлый. 2018 елда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 106,2 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүлекләр — 85,6 мең гектар, 2020 елда бөртекле культуралар үстерүгә бирелгән мәйдан 137,7 мең гектар була.[35]. 1970 еллар ахырында район хуҗалыкларында зур мәйданнарда шикәр чөгендере үстерелә, хәзерге вакытта традицион культуралар – бодай, арыш, солы, арпа, карабодай, солы, рапс. Терлекчелекнең төп тармаклары — ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык һәм сарыкчылык[7][8][9]. 2018 елда район территориясендә 64 фермер хуҗалыгы теркәлә[14]. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 609 миллион сум тәшкил итә, 2013 ел өчен бу күрсәткеч 1,5 миллиард сум була[34]. «Чаллы икмәге» ачык акционерлык җәмгыятенең «Туган як», «Полимэкс»ның «Мөслим» агрофирмалары, «Вамин» агрофирмасы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә.

2019 елда автомат саву системасы һәм кросс-вентиляция системасы булган «Август-Мөслим» терлекчелек комплексы төзелеше башлана. 2020 елның ноябренә төзелеш дәвам итә[36][37].

Remove ads

Инвестицион потенциал

2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына айлык уртача хезмәт хакы чагыштырмасы 1,31тән 2,4 тапкырга арткан. Шул ук вакытта, 2010 елда уртача хезмәт хакы 9 мең сумга якын булган, ә 2012 елда 13 меңгә җиткән. 2010 елдан 2020 елга кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 0,97 проценттан 1,08 процентка кадәр арткан[34].

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләвенчә, 2020 елның гыйнвар-июнь айларында төп капиталга инвестицияләр (хуҗалык итүче субъектларның тулы даирәсе) Мөслим районында якынча 1,4 миллиард сум яки Татарстанда инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,7 процент тәшкил иткән. Татарстан Республикасы Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хисабы буенча, 2019 елда Мөслим районына 158 миллион сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан кергән табышлардан тыш), ә 2018 елда — 358 миллион сум тирәсе[38][39].

2020 елда инвестицияләр юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы, аучылык һәм балыкчылык үсеше (745 миллион сумга якын), товарларны ташу һәм саклау (27 миллион сум), эшкәртү производстволары (21 миллион сум) алда бара[38].

Торак фонды

Подробнее 2018 ел, 2019 ел ...

Транспорт

Районда барлыгы 328 км озынлыкта юл исәпләнә. Шуларның 104,2 км – асфальт, 192,8 км – гравий белән капланган юллар, 30,6 км – грунт юллар. Татарстан Республикасының төбәк яки муниципальара әһәмияттәге юллар: Зур СукаешМөслим — Урсай, ӘлмәтМөслим, МөслимТатар Шуганы, АктанышМөслим[40], ӘлмәтМөслимИске Байсар, МөслимЧалпыАзнакай, МөслимСаклаубашЮлтимер. Районда тимер юллар юк.

Remove ads

Экология

Районның 17 процент тирәсен — яфраклы һәм нарат урманнары, куаклар, тагын 9,3 процентын болын-дала үсемлекләре алып тора. Районда урман һәм дала хайваннары да яши. Тәүгесенән поши, бүре, урман хорегы, бурсык, төлке, куян, гади тиен, жирән кыр тычканы, кара хорекны очратырга була. Икенче категориягә куян, йомран, байбак, гади кыр тычканы, тычкан, сусар керә. Урман кошларыннан көртлекләр, клинтух, карчыга, ябалак, карга, тукран, күке, саескан, филин, ә урман полосаларында — иволга, көнчыгыш сандугачы, славка аеруча киң таралган. Елгаларда корбан балыгы, чөгә, җәен, кәрәкә, кызылканат, аккүз бар[10]. Гомумән районда умырткалы хайваннарның 287 төре һәм көпшәле үсемлекләрнең 803 тәкъдим ителгән[14].

Район территориясендә биологик (ботаник) профильле «Нарат Асты наратлыгы» дәүләт табигый тыюлыгы урнашкан, ул Нарат Асты авылы янында, Ык елгасы ярының текә участкасында урнашкан һәм 468 гектар мәйданны били. Бу 100-120 яшьлек нарат урманы, анда 130дан артык төр урман һәм урман-болын үсемлекләре җыелган, шул исәптән Россия һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәре дә бар. Тыюлыкта поши, кабан, кыр кәҗәсе, гади төлке, Европа керпесе, шулай ук 27 төр кош-корт, Кызыл Китапка кертелгән яшел тукран һәм эрбет чыпчыклары бар[10].

Район табигый сулыкларга шактый бай. 1970-1980 елларда күп кенә ясалма суыклар-буалар төзелә. Мәллә, Вәрәш, Иштирән, Табын, Усы, Шуран, Мазурка, Калмыя, Сикия, Сарашлы кебек елга-инешләр ага. Район үзәге Мөслимнән 2,5 км ераклыкта мәйданы 13 кв. гектар булган Багшай күле, шактый зур Актүбә, Иске Ык, Чук-Җирек, Кара яр, Төпсез Күл бар.

Remove ads

Социаль өлкә

Хезмәт ресурсы 10403, шул исәптән: авыл хуҗалыгы производствосында – 2100 кеше, бюджет учреждениеләрендә – 2446 кеше, промышленность һәм төзелештә – 900 кеше, пенсионерлар – 7189 кеше. Район барлыгы 146431 гектар җир били, шуның 106942 гектары – авыл хуҗалыгы җирләре, 85962 гектар – сөрүлекләр), 10614 гектары – торак-пунктлар, 568 гектары – промышленность предприятиеләре карамагында. Урман фонды – 27154 гектар, су фонды 718 гектар мәйданны алып тора. Сазлыкларның гомуми мәйданы 396 гектар.

Thumb
Мөслим лицее
Thumb
Мөслим политехника техникумы

Районда 16 урта, 11 төп, 24 башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, профильле лицей, коррекция интернат-мәктәбе, Урта һөнәри-техник училище (2019 елдан техникум) эшли[9]. Сәламәтлек саклау өлкәсендә район хастаханәсе, поликлиника, табиб амбулаториясе, 40 фельдшер-акушерлык пункты, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты бар. Мәдәният өлкәсендә район мәдәният йорты, 23 авыл мәдәният йорты, 19 авыл клубы, үзәк район китапханәсе, Район балалар китапханәсе, 31 массакүләм китапханә бар. Районда 36 мәчет (шуларның өчесе — Мөслим авылында) һәм ике чиркәү ачылган[14].

Район территориясендә мезолит, энеолит һәм неолит чорындагы, ананьино, имәнкискә, пьянобор, чиялик һәм бура мәдәниәте чорындагы күпсанлы археологик һәйкәлләр, шулай ук Алтын Урда чорындагы Болгар һәйкәлләре бар[14]. Мөслим районында төбәк әһәмиятендәге ике мәдәни мирас объекты: Игенче авылыннан төньяк-көнбатыштарак Екатерина күперенең җимереклеге һәм XIX гасырның икенче яртысындагы Тойгелде авылындагы мәчет бар. Моннан тыш, туган якны өйрәнү музее эшли[10]. 2004 елда Мөслим авылында Мәңгелек ут белән «Җиңү» хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексы ачыла[14].

Thumb
Мөслим музее

Мәгълүмат чаралары

1931 елдан «Авыл утлары» (рус. «Сельские огни») район газетасы рус һәм татар телләрендә нәшер ителә. Аның тәүге исеме — «Кумәк хуҗалык», 1958 елдан ул «Колхоз байрагы» дип атала, заманча исеме 1965 елда барлыкка килә. 1962 елдан бирле районда Мөслим радиосы эшли. 1996 елда Мөслим телестудиясе ачыла. 2005 елда «Мөслим МР» чыбыксыз радиосы эшли башлый, ә 2003 елда барлык район массакүләм мәгълүмат чаралары «Мөслим мәгълүмат-мөхәррият үзәге»нә берләштерелә, соңрак ул «Татмедиа» — «Мөслим-информ» филиалына үзгәртелә[14].

Remove ads

Танылган шәхесләр

Язучылар, журналистлар

Галимнәр

Ә

  • Линар Әхмәтов (1959), педагогика фәннәре докторы, КФУ Алабуга институты профессоры.

В

Г

З

М

Т

Ф

Ш

  • Виктор Шадрин (1930), спортчы (байдарка), СССР, РСФСР чемпионы; КДУ галиме, кафедра мөдире.

Я

Композиторлар, артистлар, музыкантлар һ. б.

Түрәләр, хәрбиләр, эшкуарлар һ.б.

Советлар Берлеге каһарманнары

Дан орденының тулы кавалеры

II, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры

Социалистик Хезмәт Каһарманнары

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганак

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads