Рәмзия Хисамова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Хисамова Рәмзия Ислам кызы (18 август 1947 ел) — совет һәм Россия театр актеры. 1969 елдан ССРБ Театр эшчәннәре берлеге әгъзасы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1989).
Remove ads
Биографиясе
Рәмзия Ислам кызы Хисамова 1947 елның 18 августында Башкорт АССР-ының Дуан районы Иске Хәлил авылында туган.
1966 елда Уфа сәнгать училищесын (педагогы Илшат Йомагулов), ә 1999 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагоглары Ф. К. Касимова, А. К. Лощенко) тәмамлый.
1966 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый, 1971-1975 елларда Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрында эшли һәм, кире Уфага кайтып, үз сәхнәсендә иҗатын дәвам итә.
Амплуасы — драматик геройлар, әбиләр рольләре.
Шигырьлщр яза. Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында Марат Әбүзәровның «Ызан» («Межа»; 1996), Башкорт драма театрында Илшат Йомагуловның «Чәчәннәр»; автор белән бергә спектакльләрен сәхнәгә куя.
Гаиләсе: ире Илшат Йомагулов — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты, улы Айсуак Йомагулов[1] — Башкорт дәүләт академия драма театры артисты, режиссер; 2010 елда Башкортстан Республикасының кинематографистар Берлеге җитәкчесе итеп сайлана.
Remove ads
Мактаулы исемнәре
- Башкорт АССР-ның халык артисты (1989)
- Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1980)
Сылтамалар
- Труппа: Хисамова Рәмзиә Ислам ҡыҙы. Мәжит Ғафури исемендәге Башҡорт академия драма театры. әлеге чыганактан 2013-12-19 архивланды. 2013-12-22 тикшерелгән.
- Универсаль энциклопедия «Башкортстан» 2013 елның 6 декабрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads