Рәссамнар әртиле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәссамнар әртиле, Санкт-Петербург ирекле рәссамнары әртиле (рус. Санкт-Санкт-Петербургская артель художников) — Россия империясендәге беренче бәйсез сәнгать берләшмәсе, 1863 елда «ундүрт фетнәсе»ндә катнашучы рәссамнар тарафыннан оештырылган әртил.



1860-eллар
Remove ads
Тарих

«Ундүрт фетнәсе» (ru) — Санкт-Петербург сәнгать академиясе исәбенә 3 ел чит илдә яшәү һәм иҗат итү мөмкинлеге бирә торган Зур алтын медаль өчен үткәрелүче бәйгедә катнашучы картиналар ясау өчен ирекле сюжет сайлау мөмкинлеге бирелмәүгә протест йөзеннән (барлык катнашучылар да скандинав сагасына багышланган «Валгаллда мәҗлес» (рус. Пир в Валгалле) сюжетын алырга тиеш була), Санкт-Петербург сәнгать академиясеннән чыккан рәссамнар төркеме.
И.Н. Крамской җитәкчелегендәге Рәссамнар әртиле (Б.Б. Вениг, Н.Д. Дмитриев-Оренбургский, Ф.С. Журавлев, А.И. Корзухин, К.В. Лемох, А.Д. Литовченко, К.Е. Маковский, А.И. Морозов һ.б. катнашында) көнкүреш коммунасы һәм бер-береңә иптәшләрчә ярдәм итү шартларында яши. Әртил әгъзалары күбесенчә тормыш-көнкүрешне чагылдырган картиналар ясый, аларның әсәрләрендә яшәп килүче вәзгыять тәнкыйть ителми. Аларга заказлар күп керә, шуңа күрә әртилгә берләшү икътисад ягыннан отышлы булып чыга. Соңрак әртилгә рәссамнар Васильев, Трутовский, Якоби, И.И. Шишкин һ.б. кушыла. Хезмәтләре Сәнгать академиясе үткәргән еллык күргәзмәләрдә катнашып килә. Әртил үзе бер генә мәртәбә (1865 елда, Нижгарда) күргәзмәсен оештыра алган.
1870 елда әртил тарала. Әртилнең кайбер әгъзалары Күчмә сәнгать күргәзмәләре иптәшлегенә (рус. Товарищество передвижных художественных выставок) керә.
Remove ads
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 2 (Ан-Ба). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-330-3
Әдәбият
- Пунина И.Н. Санкт-Петербургская артель художников. Ленинград, 1966.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads