Рәшит Низамов (ректор)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рәшит Низамов (ректор)
Remove ads

Рәшит Корбангали улы Низамов (1957 елның 23 мае, Буа, Татарстан АССР, ССРБ) — техник фәннәр докторы[2], профессор. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры (2008 елдан), Казан шәһәре Думасы депутаты (2015—2020). Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2022) [3]

Кыска фактлар Рәшит Низамов, Туган ...
Remove ads

Биография

Рәшит Низамов 1957 елның 23 маенда Буада туа. 1979 елда «Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү» белгечлеге буенча Казан төзүче-инженерлар институтының төзелеш технологияләре факультетын тәмамлый.

1979—1986 елларда Казан химия-технология институтының (КХТИ) Түбән Кама шәһәрендәге филиалында инженер графикасы курсы буенча ассистент булып эшли.

1989 елда КИСИ аспирантурасын тәмамлый. 1989—1993 елларда — Казан химия-технология институтының Түбән Кама филиалы ассистенты, өлкән укытучысы, түбән температуралы техника һәм физика кафедрасы доценты. 1994 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре технологиясе кафедрасы доценты.

1996 елда «Татстройтест» сертификация сынау үзәге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.

2001 елдан 2008 елга кадәр — КДАТУның төзелеш-технология факультеты деканы. 2007 елда «Төзелеш максатлы поливинил хлорид композицияләре полифункциональ тутыргычлар белән» темасына техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

2008 елның апреленнән — төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр технологиясе кафедрасы профессоры.

2008 елның 12 сентябрендә, 160 тавышның 85ен җыеп, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры итеп сайлана[4][5]. 7 октябрьдә Рәшит Низамов рәсми рәвештә КДАТУ ректоры вазыйфасына керешә. 2013 елда ректор итеп икенче срокка, ә 2018 елда өченче срокка сайлана.

2015 елда Казан шәһәре Думасы депутаты итеп сайлана.

Remove ads

Бүләкләр

Remove ads

Китаплар һәм басмалар

Рәшит Низамов Россия һәм чит ил басмаларында 223тән артык мәкалә авторы булып тора[9].

  • Полифункциональные наполнители для поливинилхлоридных композиций строительного назначения / Низамов Р.К. // Строительные материалы. 2006. № 7. С. 68–70.
  • Поливинилхлоридные материалы, модифицированные термоэластопластами / Низамов Р.К., Нагуманова Э.И., Абдрахманова Л.А., Хозин В.Г. // Известия казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2006. № 1 (5). С. 8–11.
  • Технические лигнины — перспективные модификаторы полимерных строительных материалов на основе поливинилхлорида / Низамов Р.К., Галимов Э.Р., Нагуманова Э.И. // Известия Казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2006. № 1 (5). С. 20–22.
  • Исследование градиентных материалов на основе ПВХ и диглицидилового эфира 1,4-бутандиола / Исламов А.М., Закирова Г.В., Фахрутдинова В.Х., Абдрахманова Л.А., Низамов Р.К. // Известия Казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2018. № 3 (45). С. 189–195.
  • Защитная эффективность водорастворимых ингибиторов коррозии / Гайдар С.М., Низамов Р.К., Голубев М.И., Голубев И.Г. // Вестник Мордовского университета. 2018. Т. 28. № 3. С. 429–444.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads