Салават Юлаев һәйкәле (Палдиски)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Салават Юлаев һәйкәле (Палдиски)
Remove ads

Салават Юлаев һәйкәле (эст. Salavat Julajevi mälestussammas) — Эстониянең Палдиски шәһәрендә башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевка куелган һәйкәл.

Кыска фактлар

Билгеле булуынча, Салават Юлаев атасы Юлай Азналин һәм полк атаманы Канзафар Усаев белән 1775 елның 2 ноябрендә Балтыйк буендагы Рогервик кәлгәсенә (хәзер шәһәр Палдиски дип атала) сөргенгә җибәрелә. Архивта табылган документлар буенча, Салават Юлаев 1800 елның 8 октябрендә (искечә 26 сентябрьгә туры килә) вафат була.

Архитекторы Андрес Нян. Скульпторы Нечаева Тамара Павловна. Әлеге хезмәте өчен Нечаева К. П. 1991 елда Салават Юлаев исемендәге җөмһүрият Дәүләт премиясенә лаек була.

Бюст Карелиядән китерелгән кызыл таргылташка куела. Һәйкәлдә Салаватның каһарман образы гына түгел, аның шигъри, үз халкын, туган илен яраткан образы да урын алган.

Һәйкәл 1989 елда ачыла. Әмма 1994 елда һәйкәлне төсле тимер артыннан куучылар урлый. 1994 елда Башкортстан һәм Палдиски шәһәре җитәкчеләре һәйкәлне яңадан эшләп куярга дигән карарга киләләр. 1997 елда һәйкәл яңартылып эшләнә һәм тантаналы шартларда урынына куела.

2017 елның 25 июлендә С. Юлаев бюсты өченче мәртәбә яңартылып эшләнә[1]

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads