Самар татар театр студиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Самар татар театр студиясе, Самар татар драмасы һәм музыкасы студиясе, рус. Самарская студия татарской драмы и музыки1920 елда Идел арты хәрби округы сәяси бүлегенең мөселман секциясе каршында оештырылган, татар театрлары өчен милли кадрлар — актерлар әзерләүче икенче[1] урта һөнәри уку йорты.

Кыска фактлар Самар татар театр студиясе, Нигезләү елы ...
Remove ads

Тарих

1919 елның 20 декабрендә РСФСР инкыйлаби хәрби шурасы Кызыл гаскәриләрнең үзешчән театрларын һәм студияләрен ачарга фәрман бирә. Әлеге фәрман нигезендә, Идел арты хәрби округы сәяси бүлегенең мөселман секциясе, татар театр студиясен ачу өчен, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе белән элемтәгә керә. 1920 елның 18 июнендә 4 айлык һәм 6 айлык курсларда укулар башлана. Студиянең җитәкчеләре итеп, Зәйни Солтанов, Исмәгыйль Рәмиев, режиссерлар итеп Кәрим Тинчурин, П. Талбузин, профессорлар Левировская, Гондобин, Альбозин һ.б. чакырыла. Студиягә барлыгы 120 укучы алына. Укучылар арасында авыл, завод-фабрикалардан, Кызыл гаскәрдән килгән эшче-крестьян яшьләре 85% була.

Remove ads

Уку программасында

Рус телендә барган дәресләрнең күбесе татарчага тәрҗемә ителә. Тәрҗемәче — З. Тинчурина.

  • Аурупа театры тарихы
  • Нәфис сәнгать тарихы
  • Татар театры тарихы
  • Татар матбугаты тарихы
  • Артист һәм режиссерның иҗаты
  • Дикция һәм декламация
  • Грим
  • Пластика
  • Тавыш кую
  • Сәяси белем
  • Сугыш уеннары

Студияне тәмамлаучылар

1920 елның декабрендә студияне 78 кеше тәмамлый. Имтиханнардан соң, студияне тәмамлаган 50 кешедән Г. Кариев исемендәге Беренче пролетком труппасы («Г. Кариевка хатирә» Пролетком труппасы) оештырыла. 1920-1921 елларда труппа Ырынбурда эшли. 1921 елда, Ырынбурның үз театры белән каршылыклар чыгып, шулай ук илдә ачлык башлану сәбәпле, труппа Ташкәнткә күченә, ләкин анда да ныклап эшләп китә алмыйча, тарала. Артистларның кайсы үлә, кайсы кая таралып бетә.

Диплом спектакльләре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  3. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  4. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads