Сарра Баранова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сарра Леонтий кызы Баранова (1930 елның 1 ноябре, Сендимиркино, Вурнар районы, Чуаш АССР - 10 декабрь 2014, Чабаксар, Чуаш Республикасы) - совет чуваш шагыйрәсе һәм тәрҗемәче.Эмине исемендәге бөтен Чуаш милли премиясе лауреаты (1992 ел), Чуаш Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе.

Кыска фактлар Сарра Баранова, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Сарра Баранова 1930 елның 1 ноябрендә Чуаш АССРның Вурнар районы Сендимиркино авылында туган. 1947 елда Сарра Баранова авыл җидеелыгын тәмамлап, Вурнар зооветтехникумында укый. Аннан Чуаш авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, әмма укуын тәмамламый.

Ишлей районында зоотехник булып эшли, корректор буларак Чуаш китап нәшриятында эшли. Параллель рәвештә КПССның Чуаш Өлкә Комитеты каршындагы Мәдәният университетында укый.

1992 елдан Чуаш Язучылар берлегендә. Эмине исемендәге бөтен Чуаш милли премиясе лауреаты (1992 ел). 1995 елда Чуаш Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе исеме бирелә.

Әдәбияттагы күренекле казанышлары өчен «Капкан» журналы һәм Чуашстан язучылар берлегенең Мактау грамоталары, дүрт медаль белән бүләкләнә

Remove ads

Иҗаты

Әдәбиятта беренче адымнар 1949 елда була. Чуаш периодик басмаларында үз хикәяләре, шигырьләре, новеллаларын бастыра.

Китаплары:

  1. «Шухăшлама вăхăт пур» (Уйланырга вакыт бар, 1981);
  2. «Вĕренĕн те вĕçĕ пур» (Барының да ахыры бар, 1985);
  3. «Йăлăну саманчĕ» (Ялыну заманы, 1992);
  4. «Сар автан» (Кызыл әтәч, 1995);
  5. «Çӳл тӳпере çич çăлтăр» (Биек күктә җиде йолдыз, 1996);
  6. «Телей валеçетĕп» (Бәхет таратам, 1997);
  7. «Çутă ĕмĕт» (Якты өмет, 1998).

Тәҗемәләре:

  • «Ревматизм» А. Нестеров (1965);
  • «Гипертони чирĕ» А. Каржель (1966).

40тан артык шигыренә җырлар язылган.

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads