Светлана Дёмина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Светлана Дёмина
Remove ads

Светлана Александровна Демина (Якимова) (1961, Тәтеш) – спортчы, стендлы ату . Олимпия уеннарының көмеш призеры, СССРның халыкара класслы спорт остасы (1979), Россиянең атказанган спорт остасы.

Кыска фактлар Светлана Дёмина, Туган ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Светлана Деминаның спорт юлы Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә башлана һәм аннары Казанда дәвам итә. Ул "Урожай" ирекле спорт җәмгыяте һәм Профсоюзлар физкультура-спорт җәмгыяте мәктәбендә тәрбияләнә. [2] Беренче остазы СССРның атказанган тренеры Солтан Яруллин, аннары - Сергей Демин була. Светлана Демина биш Олимпиада катнашкан спортчы: Сеулда, Атлантада, Сиднейда, Афинада һәм Пекинда. [3] Беренче тапкыр 1988 елда Сеулда үткәрелгән XXIV Олимпиадада скит буенча чыгыш ясый. 1996 елда дубль-трапта 17 нче була. 2000 нче елгы Олимпиия уеннарында исә, скитта чыгыш ясап, бары тик олимпия рекорды куйган Әзербайҗан спортчысы Земфирә Мефтахетдиновага бирешеп, иң зур уңышына ирешә - көмеш приз яулый. 2004 нче елда кабат скитта тугызынчы һәм 2008 нче елда унберенче була.

Светлана Демина шәхси һәм команда ярышларында 10 тапкыр дөнья чемпионы булган спортчы. 1979 нчы елдан башлап аның хисабында СССР, Россия, Европа чемпионатларында, шулай ук халыкара һәм россиякүләм турнирларда күп тапкыр төрле дәрәҗәдәге җиңүләр (барлыгы 17 титул) тупланган. Светлана Демина Россия хөкүмәтенең Халыклар дуслыгы Ордены белән бүләкләнгән (2000, ноябрь).Ул Татарстан Республикасы спорт Министрлыгының стендлы һәм пулялы ату буенча "Татарстан Республикасы Олимпия спорт мәктәбе"ндә тренер-укытучы булып эшли. [4]

Светлана Деминаның хәләл җефете Сергей Демин шулай ук стендлы ату белән шөгыльләнә. Бер кыз һәм бер уллары бар[5]

2001 нче елда Тәтеш шәһәрендә бер урамга Светлана Демина исеме бирелә [6].

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads