Вологда өлкәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Вологда өлкәсе
Remove ads

Вологда өлкәсеРоссия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә. 1937 елның 23 сентябрендә барлыкка килгән.

Кыска фактлар

Өлкә үзәге – Вологда шәһәре.

Remove ads

География

Чиктәшлек

Thumb
Вологда янында калкулыгы

Вологда өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең төньяк-көнчыгышында урнаша. Өлкәнең көнчыгыш өлешендә Онега буе һәм Молога-Шексна түбәнлекләре, Белоозеро тигезлеге, Андога, Белоозеро и Кириллово таулар тезмәләре, Андома һәм Вепс калкулыклары урнашалар. Өлкәнең үзәгендә Вологда, Гәреч һәм Югары Вага калкулыклары, Харовск таулар тезмәсе, Сухона буе һәм Чарозеро түбәнлекләре урнашалар. Өлкәнең көньяк-көнчыгышында Северные Увалы калкулыгы урнаша.

Климат

Климат — уртача континенталь, июльнең урта температурасы — +16…+18 °С, гыйнварның урта температурасы — -11…-14 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500—680 мм.

Гидрография

Төп елгалар — Сухона, Вологда, Двиница, Юг, Луза, Молога, Чагодоща, Шексна, Унжа, Андома.

Өлкә территориясендә ~4 000 күл бар; эре күлләр: Белое, Кубенское һәм Воже. Өлкәнең көньяк-көнбатышта Шексна һәм Рыбинск сусаклагычлары урнашалар. Өлкәнең төньягында урнашкан Онега күлне Идел белән Идел-Балтыйк су юлы тоташтыра. Сазлыклар территориянең 12 % өлешне биләп торалар.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Өлкәнең төньягында — көлсу, көньягында — кәсле-көлсу туфраклар, шулай ук көлсу-глей, кәсле-карбонатлы, саз һәм аллювий туфраклары да бар. Урманнар территориянең якынча 2/3 өлешне биләп торалар, алардан 60% — ылыслы урманнары.

Хайваннар дөньясында ак куян, тиен, көрән аю, коны, сусар, бурсык, бүре, төлке бар; кошлар — соры кыр тавыгы, көртлек, боҗыр, һ.б.; елгаларда һәм күлләрдә сөләйман балыгы, нельма, корбан балыгы, алабуга, чуртан, һ.б.

Remove ads

Тарих

XV гасырга кадәр хәзерге өлкәнең көнбатыш районнары Новгород җире составына, ә үзәк һәм көнчыгыш районнары — Ростов кенәзлеге составында булганнар, ә аннан соң — Мәскәү кенәзлеге составында булганнар. 1708 елда өлкәнең территориясе Ингерманландия һәм Архангельск губерналары составына кертелә, 1727 елда өлкәнең көнбатыш районнары Новгород губернасы составына кертелә. 1780 елда Архангельск губернасы эчендә Вологда калгайлыгы оештырыла, ә 1796 елда наместниклыгының көньяк-көнчыгыш өлешендә Вологда губернасы оештырыла.

1918 елда губернаның Бөек Устюг, Никольск, Сольвычегодск, Усть-Сысольск һәм Яренск өязләреннән Төньяк Двина губернасы оештырыла. 1929 елның гыйнварында Вологда губернасы Төньяк крае составына кертелә, Төньяк крае эчендә Вологда округы барлыкка килә.

1936 елда Төньяк крае юкка чыгарыла, хәзерге өлкәнең территориясе Төньяк өлкәсе составына кертелә.

1937 елның 23 сентябрьдә, БҮБК карары нигезендә, Вологда өлкәсе барлыкка килә.

1944 елда Павино һәм Вохма районнары Кострома өлкәсе составына кертеләләр.

Remove ads

Административ-территориаль бүленеше

Thumb
Районнар
  • Бабаево районы (1)
  • Бабушкин районы (2)
  • Белозерск районы (3)
  • Харовск районы (4)
  • Грязовец районы (5)
  • Кадуй районы (6)
  • Кириллово районы (7)
  • Көчмән районы (8)
  • Междуреченский районы (9)
  • Никольск районы (10)
  • Нюксеница районы (11)
  • Шексна районы (12)
  • Сямжа районы (13)
  • Сокол районы (14)
  • Тарногский Городок районы (15)
  • Тотьма районы (16)
  • Чагода районы (17)
  • Череповец районы (18)
  • Устье районы (19)
  • Устюжна районы (20)
  • Вашки районы (21)
  • Великий Устюг районы (22)
  • Верховажье районы (23)
  • Вожега районы (24)
  • Вологда районы (25)
  • Вытегра районы (26)
Шәһәр округлары

Халык

Милли состав

Өлкәнең төп халкы руслар һәм вепслар дип саналалар.

Подробнее Халык, К. с. ...

Торак пунктлары

Вологда өлкәсенең эре торак пунктлары

Кыска фактлар №, Шәһәр ...


Remove ads

Икътисад

Специализацияненң төп тармагы — кара металлургия.

Кадуй районы территориясендә Череповец ГРЭСы (630 МВт егәрлеге) урнаша.

Транспорт

Автомобиль транспорты

  • М8 «Холмогоры» федераль әһәмиятле магистрале.
  • А114 (Вологда — Новая Ладога — М18 а/ю) федераль әһәмиятле юлы.
  • Сухона тракты (Тотьма — Нюксеница — Великий Устюг)
  • Р5 (Тотьма — Нюксеница — Великий Устюг)
  • Р6 (Череповец — Белозерск — Липин Бор)
  • Р7 (Чекшино — Тотьма — Никольск)

Тимер юл транспорты

Вологда (Вологда-1, Вологда-2 һәм Лоста-Сортировочная станцияләре) — Төньяк тимер юлында иң зур тимер юл узелы, ә «Вологда 2 — Лоста-Сортировочная» участогы йөкләр саны буенча Россиядә иң киеренке тимер юл участогы.

Юнәлешләр:

Туры һәм транзит поездлары Вологданы Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Екатеринбург, Пермь, Төмән, Чиләбе, Омск, Мурманск, Архангельск, Воркута, Сыктывкар, Акмәчет, Харковь, Запорожье, Белгород, Курск, Орёл, Ставрополь, Минеральные Воды, Барнавыл, Нурсолтан, Караганда, Алма-Ата, Минск шәһәрләре белән тоташтыралар.

Авиация транспорты

Череповец халыкара транспорты (Мәскәүгә, Һелсинкигә, Петрозаводскка, Санкт-Петербургга рейслар бар)

Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads