Светлана Ишморатова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Светлана Ишморатова
Remove ads

Светлана Ирек кызы Ишморатова (20 апрель 1972 ел) — биатлончы, Россиянең атказанган спорт мастеры. Россия Биатлончылар берлегенең идарә әгъзасы.

Кыска фактлар Светлана Ишморатова, Туган ...

2016 елның 5 февраленнән Мәскәүнең ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы подполковнигы.

Милләте — татар-башкорт[1]. Әти-әнисе — Зинәйдә һәм Ирек Ишморатовлар — чыгышы белән Башкортостаннан. Атасы Ирек Мөсәлим улы Салават районы Саргамыш авылыннан, әнисе Зинаида Фәтхетдин кызы Архангель районының Югары Ләмәз авылыннан.

Remove ads

Биографиясе

2006 елгы Кышкы олимпия уеннарында биатлон буенча ялгыз калдыру һәм эстафетада ике алтын медаль яулый. Солт-Лейк-Ситида үтә торган 2002-нче елгы Кышкы олимпия уеннарында бронза медалҗга лаек була.

Thumb
Светлана Ишморатова — Эстафетада Олимпия чемпионы, 23 февраль, 2006 ел, Турин

Биш тапкыр дөнья чемпионкасы — (2001, 2003 һәм 2005) эстафетада, катнаш эстафетада (2005) һәм команда узышында (1998).Ике көмеш медаль иясе (масс-старт, 2003, эстафета, 2004), бер бронза медале бар (куышу узышы, 2003). Җәйге биатлонда икеләтә дөнья чемпионкасы (1999).

Биатлон буенча Дөнья кубогында иң яхшы нәтиҗә — 2000 һәм 2006 елларда 6 нчы урын.

1996 елда бер тапкыр чаңгы буенча Дөнья кубогы өчен ярышта катнаша.

2007 елның 2 декабрендә РФ бишенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Запастагы подполковник. 2016 елның февралендә Россия Оборона министры Сергей Шойгу карары белән ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Почёт ордены (Россия) (2007) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, спорттагы югары казанышлары өчен[2]
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале (2003) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, 2002 елда Солт-Лейк-Ситидагы Олимпия уеннарында спорттагы югары казанышлары өчен .[3]

Аның турында

  • Упорство и любовь: биография биатлонистки Светланы Ишмуратовой. «Sportobzor.ru» сайты, 2015, 3 февраль[4].
  • Абдуллина Л. Җилдәй генә җитезлегең. — «Яшьлек» гәзите, 2006, 7 март

Светлана Ишморатова әти-әнисе йортында.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads