Святослав Всеволод улы (Киев кенәзе)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Святослав Всеволод улы (Киев кенәзе)
Remove ads

Святослав Всеволод улы(үл. 1198) — 1164-1184 елларда Чернигов кенәзе, 1180 елдан Киев кенәзе.

Кыска фактлар Святослав Всеволод улы, Бөек Киев кенәзе ...

Всеволод II Олег улының һәм Бөек Мстислав кызының төпчек улы.

Remove ads

Тарих

Русь кенәзлекләренең үзара сугышларында башта кыпчаклар белән берләшмәдә, соңрак кыпчакларга каршы сугышта актив катнашкан. 1173 елда Киев шәһәренә һөҗүм иткән.

1180 елда Новгород һәм кыпчак гаскәрләре белән бергә Всеволодка (Зур Оя) каршы сугышкан. Дмитров шәһәрен яндырган. 1184 елда Всеволод Зур Оя белән солых төзеп, Идел буе Болгарына каршы сугышка гаскәр белән булышкан.

1177 елда кыпчаклар рус гаскәрен тар-мар иткәннәр. Җиңелүдән соң кенәз Роман кенәзлек вазифасын Святославка тапшыра.

1181 елда Святослав белән кыпчаклар Киев һәм Смоленск җирләренә һөҗүм иткән. Үзара чуалыш нәтиҗәсендә Киев тәхетенә утыра.

1183 элекке союздашларга карата сәясәтен үзгәрткән, кыпчак ханы Кобяк гаскәрен 1183 елда җиңә һәм әсирлеккә ала. 1185 елда Кончак ханны җиңә. Игорь Святослав улы кыпчаклар тарафыннан тар-мар ителгән һәм әсирлеккә эләккән ("Игорь полкы турында сүз", "Игорь кенәзе" операсы).

Җавап яуларында кыпчак ханы Гзак Полесье җирләрен туздыра. Святослав Переяславьны камалыштан коткара.

Киләсе кыпчакларга каршы яулар нәтиҗәсез булган.

Remove ads

Беренче Рюриковичлар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads