Смоленск
Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Смоле́нск (рус. Смоленск) — Россиядә, аның Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Смоленск өлкәсенең үзәге, Днепр елгасы буена урнашкан. Герой шәһәр.

Remove ads
География
Смоленск Днепр елгасы өстендә, Смоленск калкулыгында, Мәскәү шәһәреннән 417 километр көньяк-көнбатышрак урнаша.
Климат
Сәгать поясы

Смоленск халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Remove ads
Тарих

Смоленск беренче тапкыр «Повесть временных лет» елъязмасында 862 елда кривичлар кабиләсе үзәге буларак телгә алына.
882 елны Кенәз Олег Смоленск, Любеч һәм Киевны алды. Киевны Борынгы рус дәүләтенең башкаласа дип белдерде.
XII гасырдан — Смоленск кенәзлеге үзәге.
1404 елдан — Бөек Литва кенәзлеге составында.
1514 елда Василий III җитәкчелегендәге Мәскәү гаскәре шәһәрне ала һәм ул Бөек Мәскәү кенәзлеге составына күчә. 1611 елда, ике еллы камалыштан соң, шәһәргә поляк гаскәрләре керәләр. Руслар тарафыннан кайтару омтылышлар (1615—1617, 1634) уңышсызлыкка очраганнар.
1654 елдан — Россия составында. 1708 елдан — Смоленск губернасы үзәге.
1812 елда Смоленск тирәсендә Смоленск сугышы узган.
1868—1870 елларда шәһәр аша баручы Рига—Орёл һәм Мәскәү—Берис тимер юллары төзелә.
1919 елның 1 гыйнварында Смоленскида Совет Социалистик Белорусия Республикасы игълан ителә һәм бер атна эчендә Смоленск аның башкаласы булып тора — 8 гыйнварда ССБР хөкүмәте Смоленскидан Минскига күчә.
1940 елда Смоленск тирәсендә Катынь атышы булган.
2010 елның 10 апреленда Смоленск янында булган авиаһаләкәт нәтиҗәсендә Польша президенты Лех Качиньский вафат була.
Смоленск кенәзләре
Смоленск Киев Русе составында:
- Станислав Владимир улы — 988 ел -
- Вячеслав Ярослав улы — 1054 ел - 1056/1057
- Игорь Ярослав улы — 1056/1057 - 1060 ел
- Владимир Всеволод улы Мономах — 1073 ел - 1078 ел
- Мстислав Владимир улы — 1093 ел - 1095 ел
- Изяслав Владимир улы — 1095 ел
- Давыд Святослав улы — 1095 ел - 1097 ел
Remove ads
Эчке бүленеш
Халык
Remove ads
Мэр
Шәһәрнең башлыгы — шәһәр башлыгы. Бу вазыйфаны Александр Данилюк башкара.
Күренкле урыннары

Смоленск шәһәренең иң билгеле урыны булып Успенский соборы тора.
Икътисад
- Шәһәрдә Россия авиация сәнәгатенең очкычлар чыгару ("СмАЗ") предприятиесе эшләп килә. Советлар Союзында спорт Як-18Т һәм пассажирлар Як-42 очкычларның серияләп җыелар.
Транспорт
Тимер юл транспорты
Смоленсктә тимер юл вокзалы бар: (Праһа, Берис, Минск, Варшава, Калининград, Гомель, Мәскәү)
Автомобиль транспорты
Мәскәү — М1 «Беларусь» (Мәскәү — Смоленск — Белорусия белән чиге)
Автобус станциясе.
Танылган шәхесләр
- Александр Твардовский (1910—1971) — рус совет язучысы.
- Михаил Егоров (1923—1975) — Советлар Берлеге Каһарманы (1946), гвардиянең өлкән сержанты, Рейхстагка Җиңү байрагын беркетүчеләрнең берсе.
Кардәш шәһәрләр
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads