Җенси якынлык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Бу мәкалә кешеләрнең һәм, өлешчә, баш мийләре югары үсеш дәрәҗәдә башка имезүчеләрнең җенесара мөнәсәбәтләре дәвамында күзәтелгән җенси мәнфәгатьләре турында. Башка хайваннар өчен Йөгерү (зоология) һәм Җенси үрчү мәкаләләрен карагыз.


Җенси якынлык яки коитус (лат. sexus – җенес) — җенси теләкне канәгәтьләндерүдән ләззәт алу яки, сирәгрәк, җенси үрчү максатлары өчен хатын-кызның аналык җиңсәсесенә ир-атның җенси әгъзасы кертелүе һәм хәрәкәтләре.[4][5][6][7]
Кешеләрдә үрчү максаты булмаган аналь, ораль секс һәм башка охшаш җенси кыланышлары шулай ук җенси якынлык төрләренә кертелә.[4][7][8]. Биологик сәбәпләр аркасында, соңгылар һәм һомосексуаль җенси якынлык аркылы балага узу мөмкин түгел.
Кешеләрдән тыш, һомосексуаль җенси якынлык шулай ук бонобо, дельфин һәм шимпанзелар җәмгыятьләрендә күзәтелә.[9] Кешеләрдә җенси якынлыкка керүнең төп сәбәбе ләззәт алу булганы кебек үк,[10] югары үсеш дәрәҗәле баш мийләре булган әлеге имезүчеләрнең кыланышлары да әлегә шулай гына аңлатыла ала,[11] иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ныгытучы фактор булып санала.[10]
Акча яки башка матди каршылыкка күрсәтелгән хезмәт буларак кылынган җенси якынлык фәхишәлек дип билгеле.
Remove ads
Җенси ярсу
- Шулай ук карагыз: Җенси ярсу.
Катнашучы затларның барысының теләге нигезендәге кылыначак якынлык көтелгәндә яки анын дәвамында нерв системасы күзәнәкләре (нейроннар) актив хәлгә керә, йөрәк тибеше һәм кан әйләнеше үсә, җенси әгъзаларының, аеруча гениталияләрнең, тукымалары торышы үзгәрә: хатын-кызларда күкрәкләре һәм имчәкләре, ир-атларда исә Ирләр җенес әгъзасы зурая, катылык дәрәҗәләре үсә.
Бүгенге көн җәмгыятендә
Башка имезүчеләрдән аермалы буларак, кешеләр җәмгыятьләрендә, җенси мөнәсәбәтләр — никахлашуга яки җенси якынлыкка, соңгысы исә йөклелеккә һәм бала тууга китермәскә дә мөмкин. Гетеросексуаль җенси якынлыкка керүчеләр бала тудыру җаваплылыгын кабул итәргә әзер булмаганда (җенес орлыгының күкәй белән берләшүне туктату максатлы) яки венерик авыруларны парга тапшырмау / үзенә йоктырмау максаты белән (тән сыекчаларының бер-берсесенең җенси системасына керүләренә юл куймау өчен) ир кешеләр үз җенси әгъзасына презерватив кияләр.
Remove ads
Әдәбиятта
Балигъ булган кешеләрнең тормышында җенси якынлыкның зур биологик һәм психологик әһәмиятлелеге, кешеләр җәмгыятендәге хәленә тәэсире аркасында, тарих буенча бу мәсьәләләргә бар мәдәниятләрдә дә игътибар зур булган, бәйле белем һәм тәҗрибә буыннан буынга тапшырылган.
- Бүгенге көнгә кадәр сакланган иң борынгы якынлык кылу кулланмасы (en) буларак Борынгы Греция чорында Оцименес кызы Филенис (en) исеменнән язылган — галимнәр авторлыгын б.э.к. V-IV гасырларда яшәгән афиналы софист Поликратка (en) бәйли.
- Һиндстан мәдәниятендә охшаш мәсьәләләр кимендә б.э.к. VII гасырдан бирле туплана һәм сөйләм һәм язу юлы белән тапшырыла торган Камашастра (en) тәгълиматы һәм практик киңәшләре Кама Сутра (en) исемле әсәр аркылы безгә ирешә.
- Кытайлар мәдәният нигезе булган Даочылыкта үз спермасын югалтмыйча җенси якынлык кыла алган олы ир, җенси ярсу хәлендә үзен эякуляциядән тота алмаган яшь ир-аттан өстен дип билгеләнә.
- Гарәп телендә язылган иң танылган җенси якынлык кулланмасы һәм эротик әсәре буларак Мөхәммәд ибн Мөхәммәд әл-Нәфзавиның Тойгылар шатлыгының хуш исле бакчасы (XV гасыр) булып тора.
Галерея
Тарихи рәсемнәр | ||||||||||||||||||
|
Remove ads
Шулай ук карагыз
- Җенес
- Җенсият
- Поллюция
- Кешедә һәм баш мие үсеше дәрәҗәсе югары булган башка имезүчеләрдә җенси мөнәсәбәт һәм җенси якынлык үзенчәлекләрен билгеләүче нейробиологик механизмнарының тирәнтен тасвирлануы өчен Comportement érotique (фр.) мәкаләсен кара.
Искәрмәләр һәм әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads