Сена
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Се́на (фр. Seine [sɛn], лат. Sequana) — Франция төньягында урнашкан елга. Иль-де-Франс һәм Югары Нормандия регионнарында ага. Илнең эре транспорт артериясе.
Борынгы заманнарда елга атамасы Секвана (Sequana) дип яңгыраган[1]. Бу праиндоевропа sak- (изге) тамырыннан килеп чыга дип санала.
Озынлыгы — 776 км, бассейн мәйданы — 78,65 мең км².
Remove ads
Гидрография
Сена башы Бургундиядә урнашкан Лангрның көньяк өлешендә урын били. Аннары соң елга Париж бассейны буенча ага, Париж шәһәре аша үтә. Гавр янында елга Ла-Манш бугазына ага. Елга тамагында Нормандия күпере төзелгән.
Об, Марна, Уаза һәм Йонна елгалары — Сенаның кушылдыклары.
Уртача су чыгымы 250—500 м³/с. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су ташу күренеше күзәтелергә мөмкин.
Remove ads
Фотосурәтләр
- Елга харитасы
- Париж шәһәрендә
- Париж шәһәрендә
- Парижның Дефанс районы
- Эйфель манарасыннан манзара
- Париж шәһәрендә
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads