Сергей Голицын

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сергей Голицын
Remove ads

Сергей Дмитриевич Голицын (10 июнь 1696, Мәскәү1 июль 1739, Казан губернасы, Казан өязе Салмачы авылы), кенәз, дәүләт эшлеклесе, дипломат, камергер (1724), яшерен киңәшче (1729).

Кыска фактлар Сергей Голицын, Туган ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1711 елдан дәүләт хезмәтендә, Испаниядә (1722-26), Пруссиядә (1729-31), Персиядә (1733-36) илче. 1731-33 елларда Камер-коллегия президенты.

1736 дан Казан губернаторы. 1737-39 да тагун (чума) эпидемиясе вакытында губерна халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыра. Рәсәй армиясе өчен калмыклардан атлар сатып алу белән шөгыльләнә, Ырынбур экспедициясен финанслый.

1737 дә В.Н.Татищевка Идел буе һәм Себер хариталарын төзү өчен мәгълүматлар җыюда ярдәм итә. 1738 дә архиепископ Лука Конашевич белән бергә рус булмаган халыкларны христианлаштыру, Казан семинариясендә укытуның сыйфатын яхшырту һәм Казан губернасында уку йортлары ачу планнарын эшли.

Remove ads

Бүләкләүләре

  • Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Фәнни хезмәтләре

  • Введение о торговле Российской. [У. һәм е.к.].

Әдәбият

  • Долгоруков П.В. Российская родо­словная книга. СПб., 1854. Ч. 1; Голицын Н.Н. Род князей Голицыных. СПб., 1892;
  • Дворянские роды Российской империи. СПб., 1995; Т. 2;
  • Долгов Е.Б. Казанские губернаторы - главы и хозяева «врученной на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads