Сергей Князев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сергей Князев
Remove ads

Сергей Князев, Сергей Лев улы Князев (рус. Князев Сергей Львович) (1908 елның 12 сентябре, Нижне-Курмоярская[2], Дон Гаскәре өлкәсе2002 елның 31 декабре, Казан) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе (1942-1944), КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире (1949-1954), сәнәгать буенча сәркатибе (1956-1960), өлкә комитеты сәркатибе (1963-1974), Татарстан Совнархозы рәисе (1960-1963). Казанның шәрәфле ватандашы. 1949-1960 елларда Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».

Кыска фактлар Сергей Князев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1908 елның 12 сентябрендә Дон гаскәре өлкәсе (хәзерге Ростов өлкәсе Цимлянск районы) Нижне-Курмоярская станицасында туган. Грозный нефть институтын (хәзер Грозный нефть университеты) тәмамлаган (1940). 1929-1934 елларда Ерак Көнчыгышта Кызыл гаскәрдә подводник булып хезмәт иткән.

Хезмәт юлы

1927-1929 елларда 3нче санлы Грозный нефть эшкәртү заводында эшче.

1942-1944 елларда Чечен-Ингуш АССРда: КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе; 1944 елда Чечен-Ингуш АССР бетерелгәч, КПССның Грозный өлкә комитеты сәркатибе урынбасары.

1949-1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире, сәнәгать буенча сәркатибе, өлкә комитеты сәркатибе — Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».

1960-1963 елларда Татарстан Совнархозы рәисе.

1963-1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.

ТАССР Югары шурасы (1951-1975 елларда), ССРБ Югары шурасы (1962-1966 елларда) депутаты.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads