Сергей Князев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Князев, Сергей Лев улы Князев (рус. Князев Сергей Львович) (1908 елның 12 сентябре, Нижне-Курмоярская[2], Дон Гаскәре өлкәсе — 2002 елның 31 декабре, Казан) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе (1942-1944), КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире (1949-1954), сәнәгать буенча сәркатибе (1956-1960), өлкә комитеты сәркатибе (1963-1974), Татарстан Совнархозы рәисе (1960-1963). Казанның шәрәфле ватандашы. 1949-1960 елларда Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1908 елның 12 сентябрендә Дон гаскәре өлкәсе (хәзерге Ростов өлкәсе Цимлянск районы) Нижне-Курмоярская станицасында туган. Грозный нефть институтын (хәзер Грозный нефть университеты) тәмамлаган (1940). 1929-1934 елларда Ерак Көнчыгышта Кызыл гаскәрдә подводник булып хезмәт иткән.
Хезмәт юлы
1927-1929 елларда 3нче санлы Грозный нефть эшкәртү заводында эшче.
1942-1944 елларда Чечен-Ингуш АССРда: КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе; 1944 елда Чечен-Ингуш АССР бетерелгәч, КПССның Грозный өлкә комитеты сәркатибе урынбасары.
1949-1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире, сәнәгать буенча сәркатибе, өлкә комитеты сәркатибе — Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».
1960-1963 елларда Татарстан Совнархозы рәисе.
1963-1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.
ТАССР Югары шурасы (1951-1975 елларда), ССРБ Югары шурасы (1962-1966 елларда) депутаты.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Октябрь Инкыйлабы ордены
- Дүрт Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены
- Казанның шәрәфле ватандашы
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads