Сергей Костычев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Павлович Костычев (1877 елның 26 апреле (8 мае), Санкт-Петербург — 1931 елның 21 августы, Алушта) — Россия һәм совет физиологы, биохимик һәм үсемлекләр анатомы, микробиолог. Россия Фәннәр Академиясе академигы (1923).
Remove ads
Тормыш юлы

П. А. Костычев (1845—1895) — профессор, агропочвовед гаиләсендә туа.
Сигез яшендә И. Е. Репинның «Көтмәгәннәр» рәсемендә гимназист образы өчен позада торган[9].
1900 елда Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетын тәмамлый (табигый фәннәр бүлеге) һәм профессорлар дәрәҗәсенә әзерлек өчен калдырыла.
1901—1903 елларда Цюрихта һәм Гейдельбергта ул елларның биохимиклары — Э. Шульц һәм А. Кессельдә стажировка үткән. Аннан кайткач Хәрби-медицина академиясенең ботаника кафедрасы каршында ассистент итеп билгеләнә, ләкин фәнни эшен Петербург университетының физиология һәм үсемлекләр анатомиясе кафедрасында дәвам итә.
Диссертацияләр темалары: магистрлык — «Үсемлекләрнең анаэроблы сулышы өстендә тикшеренүләр» (1907), докторлык — «Үсемлекләрнең сулышы өстендә физиологик-химик тикшеренүләр» (1911). Аларда сулыш теориясен күрсәтеп, үсемлекләрдә анаэроб һәм нормаль (кислород яки аэроб) сулыш алу арасында тыгыз бәйләнешне исбатлый. Спирт әчешүе сулышның беренче фазасы түгеллеген күрсәткән (аның хезмәтләренә кадәр шулай исәпләгәннәр), әмма бу процессның икесе дә углеводларның гомуми арадаш продуктлары белән бәйле.
Фәнни тикшеренүләрне Костычев педагогик эш белән яраштыра. 1907 елда ул Петербург университетының приват-доценты була (1907), ә 1910 елда Петербург технология институтында һәм Югары хатын-кызлар курсларында ботаника һәм микробиология профессоры итеп сайлана. 1916 елдан башлап Петербург университетының физиология һәм үсемлекләр анатомиясе кафедрасы мөдире.
1918 елдан Авыл хуҗалыгы Фәнни комитетының бактериология бүлеге консультанты. Ул Дәүләт тәҗрибәле агрономия институтына үзгәргәннән соң микробиология бүлеген җитәкли. Бүлекне ВАСХНИЛ Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы микробиологиясе институтына үзгәртеп корганнан соң (1930), аның директоры итеп билгеләнә.
1922 елның 2 декабрендә физика-математика фәннәре бүлеге буенча Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана (биология разряды).
Remove ads
Хезмәтләр
- Исследования над анаэробным дыханием растений // Ботан. записки при Бот. саде СПб. ун-та. — 1907. — Вып. 25. — С. 1—162.
- Физиолого-химические исследования над дыханием растений // Труды СПб. о-ва естествоиспытателей Отдел ботаники. — 1911. — Т. 42, № 1. — С. 1—212.
- Исследования над фотосинтезом // Журнал Русского ботан. о-ва. — 1920 (1921). — Т. 5. — С. 50—71.
- Физиология растений (учебник для вузов). — Л.: Госиздат. — Ч. 1. — 1924; Ч. 2. — 1933.
- — 3-е изд., доп. — М.; Л., 1937. — 574 с.
- Избранные труды по физиологии и биохимии микроорганизмов. — М.: Изд-во АН СССР, 1956. — Т. 1—2.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads