Сергей Саначин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сергей Саначин
Remove ads

Сергей Саначин, Сергей Павел улы Саначин (рус. Сергей Павлович Саначин, 1948 елның 10 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан) — архитектор, «Казгражданпроект» институты ААҖ Казанның генераль планын әзерләүче үзәкнең проектлар баш архитекторы, Татарстанның атказанган архитекторы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе (РФ) архитекторлар берлеге идарәсе әгъзасы (1981 елдан). Архитектор Павел Алексей улы Саначинның (19181984) улы.

Кыска фактлар Сергей Саначин, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 10 октябрендә Казанда архитектор Павел Саначин гаиләсендә туган. Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлаган. «Казгражданпроект» институты ААҖ Казанның генераль планын әзерләүче үзәкнең проектлар баш архитекторы вазифасын башкара.

Мөстәкыйль рәвештә һәм авторлар коллективы эчендә төзегән кайбер проектлары:

  • Оренбург трактындагы парк проекты (1978)
  • Казанның Ленин бакчасын үзгәртеп кору проекты (1982)
  • «Горки-3» (1979), Зур Кылык (1982) торак районнарын планлаштыру проектлары
  • «Яшьләр торак комплексы»нда (рус. МЖК) төзелеш эшләре алып бару проекты (1988)
  • Казанның генераль планы концепциясе (1995)
  • Казанда җир кишәрлекләрен бәяләү (1997, 1999)
  • Казанның шәһәр төзелеше уставы (1998)
  • Казанда төзелеш алып бару һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә зонинг (1998)
  • Казанның тузган торак фондын юкка чыгару һәм тузган торак кварталларын яңадан кору программасы (архитектура-планлаштыру һәм икътисадый бүлекләре, 1999)
  • Казанның генераль планын эшләү хокукына конкурс проекты («Шәһәрара конккурс», 2002)
  • Биналарны арендалау бәясенең күләмен билгеләү буенча Казан территориясен социаль-икътисадый зоналаштыру (2003)
  • Казан муниципаль берәмлегенең генераль планы (2007) һ. б.
Remove ads

Иҗтимагый эше

  • Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау дәүләт контроле идарәсе каршындагы фәнни-методик реставрация шурасы әгъзасы.
  • Казанның шәһәр төзелеше шурасы әгъзасы
  • Казанның тарихи-архитектура җирлеге объектларын саклау һәм сүтү мәсьәләләре буенча шәһәр комиссиясе әгъзасы
  • Казан кирмәне гыйльми шурасы әгъзасы.

Шәһәр төзелеше тарихы буенча эзләнүләр алып бара, әлеге темага кырыклап басылган хезмәте һәм фәнни докладлары бар.

Remove ads

Китаплары

  1. «Экскурс в архитектурную жизнь советской Казани. Иллюстрированное повествование на стыке истории и градостроительства в 1918 - 1991 годах». Казань, 2015[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads