Серж Һарош
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Серж Һаро́ш (фр. Serge Haroche) — француз галиме, физик, Коллеж де Франс университеты профессоры. Француз, Европа һәм Америка физика җәмгыятьләренең әгъзасы. Физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2012).
Касабланкада дөньяга килә. Марокко бәйсезлеге игълан ителгәч, гаиләсе белән Франциягә күчә. Париж университетында белем ала.
Төрле елларда галим Фәнни эзләнүләрнең Милли үзәге (CNRS), Стэнфорд университеты, Пьер һәм Мария Кюри Университеты һәм башка белем учакларында эшли. 2001 елдан ул — Коллеж де Франс университеты профессоры.
2009 елда Серж Һарош Франция фәнни тикшеренүләр үзәгенең алтын медаленә лаек буган. Ә 2012 елда Дэвид Уайнлэнд белән бергә «аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен» Физика өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.
Remove ads
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads