Синди Кроуфорд
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Синтия Энн «Синди» Кроуфорд (ингл. Cynthia Ann «Cindy» Crawford; 1966 елның 20 феврале, Де-Калб, Де-Калб, Иллинойс, АКШ) — Америка супермоделе, актриса һәм эшмәкәр.
Remove ads
Тормыш юлы
Синди Кроуфорд 1966 елның 20 февралендә Де-Калб шәһәрендә, Иллинойс штатында, АКШта туа. Гаиләнең алман, инглиз һәм француз тамырлары бар[5]. Әтисе — Джон Дэн Кроуфорд, электрик булып эшләгән, әнисе — Дженнифер Сью Кроуфорд-Молаф (кыз фамилиясе — Уокер), шәфкать туташы булып эшләгән. Синдиның ике апасы, Крис һәм Даниэль бар.
1984 елда югары баллар белән өлкән мәктәпне тәмамлый һәм Төньяк-Көнбатыш университетында академик стипендия ала, анда химия технологиясен өйрәнгән.
16 яше тулгач, җәй кукуруз җыю эшләре вакытында аңа газета фотографы игътибар иткән, ул аны фотога төшергән. Фото һәм аңа уңай караш Синдины модель бизнесы белән шөгыльләнергә күндерә. Модель карьерасына бөтен игътибарны юнәлтер өчен ул беренче чиректән соң университетта укуны ташлый. 1986 елда Чикагода фотограф Виктор Скребнески белән эшләп, Манхэттенга күчә.
Нью-Йорк Elite Model Management модель агентлыгының «Elite Model Look» конкурсында катнашкан һәм анда икенче урынны алган.
Синди Кроуфордның үзенчәлекле — ирен өстендәге күзгә ташланып торган миң. Синди шул үзенчәлеге белән нык бәйле, хәтта бер шоколад реклама кампаниясендә шушы миңен «ялап» ала. Миң сурәтләре аның күпчелек иртәнге модель фоторәсемнәренән бетерелгән була, шул исәптән, Vogue журналы тышлыгы өчен беренче фотографиядә дә.
Remove ads
Карьера
Синди Кроуфорд буе — 177 сантиметр, аның күзләре коңгырт, чәчләре каштан төсле[6]. 1980 еллар азагыннан алып 1990 елларга кадәр Синди иң популяр супермодельләр арасында була, даими рәвештә журнал тышлыкларында һәм подиумнарда пәйда була һәм модалы компанияләрнең йөзе була. 1989 елдан 2000 елга кадәр Синди Revlon йөзе булган. Ул Playboy журналы өчен яланган килеш төшкән, аның фотосурәтләрен Герб Ритц ясый[7], ә атаклы Марко Главиано (Marco Glaviano) фотографияләре белән Swimsuit Calendar халыкара бестселлерга әверелә[8].
Синди Кроуфорд дөньядагы 600дән артык журнал тышлыкларында барлыкка килә, шул исәптән, Vogue, W, People, Harper’s Bazaar, ELLE, Cosmopolitan һәм Allure кебек журналлар; шулай ук ул күп кенә мода йортлары йөзе була, Gianne Versace, Escada һәм башкалар кебек. Танылган дизайнер Карл Лагерфельд болай ди: «Аңарда классик матурлык һәм һәр америкалының хыял кызы яраша». Кроуфорд модель бизнесына килгәч, аны супермодель Джия Каранджи белән охшашлык аркасында «малышка Джиа» дип атыйлар[9]. 2000 елда Кроуфорд модель бизнесыннан китә.
Кроуфорд Playboy журналы версиясе буенча XX гасырның иң сексуаль 100 йолдызы исемлегендә бишенче урынны алган. 1997 елда Shape журналы үткәргән 4000 дәгъвачыдан торган сораштыру нәтиҗәләре буенча ул дөньяда иң матур хатын-кызлар арасында икенче була (Деми Мурдан соң). 2002 елда Кроуфорд People журналы тарафыннан дөньяның илле иң матур кешеләренең берсе дип атала. 40 яшендә ул Maxim Hot 100 журналы рейтингында 26 урынны ала.
1989 елдан 1995 елга кадәр MTV каналында «Стиль йорты» (House of Style) программасын алып бара. 1990 еллар уртасында Pepsi рекламасында төшә.
Аның катнашында фитнес видео дәресләре коммерция ягыннан иң уңышлы булып чыга. 1992 елда Синди «Cindy Crawford: Shape Your Body» чыгара, 1993 елда — «Cindy Crawford: The Next Challenge», 2000 елда — «Cindy Crawford: A New Dimension» (беренче бала туганнан соң төшерелә һәм яшь әниләргә адреслана).
2016 елның көзендә Кроуфордның китабы дөнья күрә, анда ул үзенең карьерасы һәм аны модель бизнесы нәрсәгә өйрәтүе турында сөйли. Модель сүзләренә караганда, бу китап аның биографиясе һәм аның сурәтләре төшерелгән бүләк басмасы симбиозы булып тора[10].
2015 елның февралендә Синдиның Marie Claire US өчен фотосессиядән сурәтләр интернетта пәйда була, анда модель үзен фотошопсыз күрсәткән[11].
Remove ads
Шәхси тормыш
- Синди Кроуфордның актёр Ричард Гир белән никахы 1991 елдан 1995 елга кадәр дәвам итә.
- 1998 елның маенда ул элеккеге модель һәм Нью-Йоркта һәм Лос-Анджелеста модалы рестораннар һәм төнге клублар хуҗасы Рэнди Герберга кияүгә чыга[12].
- Улы — Пресли Гербер (1999 елның 2 июлендә туган)
- Кызы — Кайя Гербер (2001 елның 3 сентябрендә туган).
Кроуфорд Малибуда яши.
Синдиның абыйсы кечкенә вакытында лейкемиядән үлә[13], шуңа күрә Кроуфорд лейкемия белән авыручы балалар өчен хәйрия эшләрен башкара, календарьларыннан кергән акчаны медицина тикшеренүләренә бирә. Синди үзенең «Little Star Foundation» хәйрия фонды ярдәмендә ташландык һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итә[14].
Фильмография
- 1995 — Гадел уен / Fair Game — Кейт МакКуин
- «Чын өрәкләр аучылары» мультсериалының ике эпизодында («Хеллоуин мәңге дәвам иткән чакта» («When Halloween Was Forever») һәм «Гражданин өрәк» («Citizen Ghost»)) репортерны яңгырата.
- «Ерткычлар шәһәре» сериалының 6 сезонының бер эпизодында ул танылган модельны уйный.
Мәдәнияттә
Синди Кроуфорд һәм Татьяна Патитцка җырчы Фальконың «Tanja P. nicht Cindy C.» («Таня П. — Синди К. түгел») җыры багышлана (1990).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads